Азнакай районы башлыгы Марсель Шайдуллин Ак мәчеттә ифтар ашы үткәрде

view_674176_1026122Рамазан ае тәмамланырга санаулы гына көннәр калуга карамастан, Азнакай мөселманнары күбрәк изгелекләр кылып калырга ашыга. Белүебезчә шәһәребезнең Ак мәчетендә Ифтар мәҗелесләре көн дә үткәрелә. Бу көннәрдә «авыз ачтыручылар» арасында хакимият башлыгының да булуы куаныч өстенә куаныч булды.
Азнакай районы һәм шәһәре башлыгы Марсель Шәйдуллин 13 нче июль көнне Ураза тотучыларга хөрмәт күрсәтеп, бик матур һәм мул итеп Ифтар ашы үткәрде. Мәҗелестә Марсель Зөфәр улының ярдәмчеләре, Төркиядән килгән кунак Әнбия хәзрәт Таныч, шәһәребезнең башка дин әһелләре һәм таравих намазына йөрүче мөселман крадәшләребез бар иде.

Коръән һәм намазлар укып, авыз ачканнан соң, Азат хәзрәт Талибуллин мәҗелесне дога кылып тәмамлады: «Ураза тотучыларга авыз ачтырган һәркемнең дә изге теләк, максатлары кабул булсын, Аллаһ Тәгалә аларны эшләрендә һәм тормышларында да уңышларга ирештерсен», — диде ул.

фото с сайта http://aznakayevo.tatarstan.ru

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.