Азнакай балалары Чаллыда узган Коръән уку ярышында катнашты

unnamed__6__525 мартта Чаллының “Ак мәчет”е янәдән балаларның шатлыклы авазларына күмелде. Биредә 20 нче тапкыр балаларның республика күләмендә Коръән уку бәйгесе үтте. Бу юлы Удмуртиянең Можга шәһәреннән һәм җөмһүриятебезнең 15 шәһәр-районыннан (Кукмара, Актаныш, Теләче, Чирмешән, Тукай, Әлмәт, Түбән Кама, Норлат, Яңа Чишмә, Алабуга, Азнакай, Сарман, Әгерҗе, Балтач) 198 бала Аллаһы китабын дөрес уку буенча осталыкларын күрсәтергә җыелдылар.

Чаллы шәһәрендәге балаларның ошбу Коръән уку бәйгесе инде традициягә кергән. Оештыручылары һәм төп спонсорлары – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Чаллы Мөхтәсибәте һәм “Ислам нуры” Дини-эшмәкәрлек Үзәге. Шулай ук быелгы бәйгене үткәрүгә Чаллы мәчетләре, нәзарәт каршындагы “Хәләл стандарты” Комитеты, “Зәкят” фонды, “Хозур” нәшрияты, дин кардәшләребез Ильяс хаҗи Абязов, Радик Нәгыйм улы Галләмов, Нәсимә ханым Садыкова ярдәм күрсәттеләр. Бәйге ел саен укучыларның язгы каникул чорында уздырыла һәм республикабыздан тыш күрше Удмуртиянең, Киров өлкәсенең, Башкортостанның яшь Коръән укучыларын да җәлеп итеп килә. Балалар аны көтеп алалар. Чөнки бәйгедә алар бер-берсе белән аралаша, үз белемнәрен башкалар белән чагыштырып карый ала.

Бәйгенең приз фонды да зур. Быел, мәсәлән, 8 яшь төркеменең һәркайсында 6 призлы урын билгеләнде (ярыш шартлары буенча һәр яшь төркемендә 3 призлы урын каралган). Моннан тыш һәр катнашучыга 20 еллык уңаеннан махсус әзерләнгән төсле тышлы блокнот, юбилей логотибы төшерелгән авторучка, календарьлар, Коръәннең Казан басмасы һәм башка бүләкләр тапшырылды. Шулай ук бәйгедә катнашучы балалар хөрмәтенә аш мәҗлесе дә уздырыла.

Бәйге бик гадел бара. Чөнки жюри җиңүчеләрне балл системасы нигезендә Коръәнне дөрес итеп уку осталыгын иң башта мәктәпкәчә яшьтәге балалар күрсәтте. Быел бу төркемдә 25 малай һәм 15 кыз чыгыш ясады.

http://dumrt.ru/

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.