Азнакай шәкертләре Республика бәйгесеннән ике призлы урын белән кайтты

img_063924 нче декабрьдә Казнның Галиев мәчетендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Әбү Хәнифә мәзһәбе елы» кысаларында беренче мәртәбә мәшһүр татар дин галиме Әхмәтһади Максудиның “Гыйбадәте исламия» китабы буенча балалар арасында оештырылган викторинаның республика этабы узды. Бәйгенең соңгы өлешендә республика мөхтәсибәтләреннән 30 дан артык бала катнашты.

Мәгълүм булганча, республика мөхтәсибәтләрендә Татарстан мөфтие карары нигезендә, октябрь аеннан башлап, Әхмәтһади Максудиның «Гыйбадәте исламия» исемле китабы буенча викторина үткәрелде.
Республикакүләм бәйгене ачу тантанасыннан соң һәр балага 45 сорау теркәлгән махсус биремнәр тараттылар һәм алар катлаулылыгы буенча 3 төркемгә бүленде. Әлеге сорауларга җавап бирү өчен 40 минут вакыт бирелде. Шулай ук һәр катнашучы үзе сайлаган татар дин әһеле һәм аның мирасы турында телдән 5 минутлык чыгыш ясады.

Җиңүчеләр ир балалар һәм кыз балалар арасында аерым билгеләнелде, шунысы куанычлы: 6 призлы урын арасында, 2 бала Азнакай шәкертләре. Малайлар арасында икенче урынга Туйкә авылы мәчетендә белем алучы Азат Якупов (остазы Альберт Латифуллин), кызлар арасында өченче урынны Азнакай шәһәренең  Зәнгәр мәчетендә укучы Сөмбелә Хакова (остазы Гөлшат Шайхулова) алдылар.

Республика викторинасында җиңүчеләргә Диплом һәм кыйммәтле бүләкләр бирелде.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.