Азнакайда гает намазыннан соң корбан чалу комплексы ачалды

DSC03919Алтын көзнең җылы кояш нурларына иркәләнеп шәһәр халкы мәчетләргә агыла. Иртәнге тынлыкта, Азнакайның өч мәчетеннән дә азан һәм тәкбир тавышлары яңграп ишетелеп тора. Корбан гаете иртәнге алтыда үткәрелүгә карамастан мәчетләр шыгрым тулы.

24 сентябрь көнне Азнакай шәһәренең Ак мәчетендә бәйрәм иртәнге намазны уку белән башланып китте. Районның имам-мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллинның килгән дин кардәшләрне бәйрәм белән тәбрикләп, Татарстан мөфтие Камил Самигуллинның котлау хатын укып китте.

Бәйрәм вәгазендә Азат хәзрәт Корбан бәйрәменең фазыйләтләрен, һәркемнең кешелек алдында булган вазыйфаларын бик үтемле итеп аңлатты.

Вәгаздән соң мөселманнарны Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Зөфәр улы Шәйдуллин бәйрәм белән котлады. «Бар халыкның ярдәме  белән районыбыз һәрвакыт алдынгылар рәтендә бара. мәчетләр, халык өчен төрледән-төрле социаль объктлар төзелә, Аллаһның ярдәме белән, уңышларны да мул итеп җыеп алдык. Киләчәктә дә шулай дус, тату булып яшәргә язсын, бәйрәмнәр мөбәрәк булсын», — диде Марсель Зөфәр улы үз котлавында.

Бәйрәм намазы  тәкбир сүзләре белән үрелеп барды, гает хөтбәсе укылганнан соң халык яңа төзелгән, заманча җиһазландырылган корбан чалу комплексына юл алды.

Ышык түбә астында, уты, суы, калдыкларны ташлау, сулары агып китү урыны булган комплекс берничә атна эчендэ сафка басты. «Мондый корбан чалу комплексы әле Казанда гына бар, аларның тәҗрибәсен өйрәнеп, без дә Азнакайда шундый корбан чалу урыны әзерләргә булдык, — дип аңлатып китте безгә Азат хәзрәт, — комплексны сафка бастыруда Марсель Зөфәр  улы  ярдәм итте. Бүген Корбан бәйрәме көнне, шушы комплекста 3 сәгать эчендә 60 корбан чалынды, башка елларны без 20 сарыкны карңгы төшә башлаганчы чала идек. Корбанлыкка мал эзләп авыллар буенча да йөрисе юк хәзер, гаеттән соң мәчет янында ук шәхси хуҗалыклардан, эшмәкәрләрдән  сарык сатып алырга була. Бүгенге көндә халыкка уңайлы булсын өчен барлык шартлар да тудырылды Ак мәчеттә».

Намазлар укып, кобаннар чалынганнан соң халык  туганнарын, якыннарын шатландырырга өйләренә ашыкты. Бәйрәм әле башлана гына иде.

  Алсу Фролова

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.