Азнакайда Корбан гаете чараларга бай булды

Ак мечетьБыел Азнакайда Корбан гаете күптөрле чаралар белән үрелеп барды. Мөселманнар, борынгыдан килгән гадәт буенча, матур киемнәрен киеп, күңел-тәннәрен пакъләп, иртә таңнан мәчетләргә бәйрәм намазына җыелды.

Азнакайның үзәк Ак мәчетендә имам-мөхтәсиб Азат хәзрәт Талибуллин Корбан гаете тарихының Ибраһим пәйгамбәргә барып тоташуы, шул чордан башлап Аллаһы Тәгалә мөмкинлеге булган барча мөэминнәргә бу гыйбадәтне башкарырга боерганы хакында хөтбә сөйләде.

– Һәр пәйгамбәр кешеләргә үрнәктер, – дип билгеләп үтте ул һәм яхшы гамәлләрне туктатмаска, һәрдаим изгелек кылып яшәргә чакырды. Сәламәтлекләре чикләнгән ятим балаларны тернәкләндерү үзәге булдыру максатыннан республикабызның Диния нәзарәте тарафыннан оештырылган «Сөючеләр фида кыла” социаль проекты белән таныштырды.

Мөселманнарны изге бәйрәм белән муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин котлады, мохтаҗ райондашларыбызга ярдәм итәргә чакырды.

– Аллаһы Тәгалә төбәгебезгә бәрәкәт иңдереп тора: җил дә вакытында исә, яңгыр да вакытында ява. Азнакаебыз көннән-көн үсә, матурая, районыбыз барлык күрсәткечләр буенча да алдынгылар рәтендә, – дип билгеләп үтте район башлыгы.

Аннан соң зурысы да, кечесе дә тигез сафларга басып, гает намазы укыдылар, ир-атлар барысы бертавыштан тәкъбир – Аллаһны зурлау сүзләрен әйтте.

Көндез районыбызда урнашкан матур гадәт буенча өлкән хәзрәт-абыстайларны бәйрәм табыны артына җыйдылар һәм корбан ашы белән сыйладылар.

Икенче көнне Мәдәният йортында балалар өчен бәйрәм чарасы оештырылды. Сабыйлар кызыксынып театральләшкән тамаша карадылар, күңел ачтылар, Коръән аятьләре укыдылар. Сабыйлар, аларның әти-әниләре, әби-бабайлары казанда пешкән бәйрәм пылавыннан авыз иттеләр, кайнар чәй һәм татлы ризыклар белән сыйландылар.

Айгөл ШӘРИПОВА

Чыганак http://www.aznakaevo-rt.ru/

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.