Азнакайда яңа мәчет төзелә

20140823_103615Азнакай шәһәренең Юбилейный бистәсендә (Нефтьчеләр урамы, 52 йорт) яңа мәчет төзелә башлады. Моннан үтеп китүчеләр инде күргәндер, җәй көне аның бинасын бик матур итеп бурадан эшләп тә куйдылар. Шушы көннәрдә мөселман кардәшләребез бергәләп мәчет ихатасын чүп-чардан чистарту өмәсе үткәрделәр. «Берничә көннән мәчетнең манарасын күтәрү эшләре башланачак, әлеге эшләрдә безгә Азнакай муниципаль районы  башлыгы Шәйдуллин Марсель Зөфәр улы бик зур ярдәм күрсәтә, — ди мөхтәсиб Азат хәзрәт Талибуллин, — Корбан бәйрәменә мәчетне ачу күздә тотыла, хакимият һәм халык белән бергәләп, килешеп эшләгәндә, иншә Аллаһ, бу срокка өлгерербез дип ышанабыз».

20140823_092828 20140823_093012

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.