Азнакайның Ак мәчетендә «Мин Пәйгамбәребезне яратам» акциясе узды

znachek__1__0 30 январь көнне ТР МДН Татарстан мәчетләрендә «Мин Пәйгамбәребезне яратам» акциясен уздырды.

Бу чара Азнакай шәһәренең Ак мәчетендә дә узды.  Җомга намазыннан соң, мәчеткә килгән барча халыкка «Мин Пәйгамбәребезне яратам» дигән сүзләр язылган түштамгалар (значоклар) өләшенде.

Әлеге чрараның максатын Диния Нәзарәтендә болай дип аңлаттылар: “Мин пәйгамбәребезне яратам” акциясе Татарстан мөселманнарын берләштереп, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһиссәләмгә карата хөрмәт һәм ярату хисен күрсәтү максатыннын оештырылды. “Без дә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһиссәләм кебек, мәрхәмәтле булып һәм башкаларны хөрмәт итеп, яратып ислам кыйммәтләрен җиткерергә телибез. Бу акция безгә Коръәндә язылган, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһиссәләм өйрәткән ислам кыйммәтләрен, идеалларын тагын бер мәртәбә искә төшерә. Шушы рәвешле без мәүлид ае уңаеннан оештырылган чараларга йомгак та ясыйбыз. Мөселманнар һәрвакыт начарлыкка яхшылык белән җавап җавап биргәннәр, яхшылыкка чакырганнар. Без бүген дә изге гамәлләргә өндибез, мәрхәмәтле булырга дәшәбез”, — диде Рөстәм хәзрәт Батыр.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.