Азнакайда Рамазан ае оешкан төстә үтә

YJ3i9-4tddcҺәр елдагыча Рамазан аенда Азнакайда, шушы айга гына хас булган, чаралар оештырыла. Төркия иленнән Азнакайга Коръән-хафиз Әнбия Тыныч килде, көннең беренче яртысында ул балаларны Коръән укырга өйрәтә. Өйлә намазыннан соң Ак мәчеттә Коръән-хәтем кылына, хафиз җитәкчелегендә апа-абыйлар көн дә 1-2 дҗүзне укып чыгалар.
Һәр теләгән кешегә Ак һәм Зәңгәр мәчетләрдә Ифтар ашлары үтә, таравих намазларын исә шәһәрнең һәм районның барлык мәчетләрендә дә укырга була.

 

 

 

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.