Азнакайда Ураза Бәйрәме үтте

DSC062055 нче июль көнне, Ураза гаете уңаеннан Азнакайда бик күп бәйрәм чаралары узды.
Иртәнге сәгать алтыда бәйрәм имам-мөхтәсиб Азат хәзрәт Талибуллинның вәгазе белән башланып китте, ә инде сәгать җидедә шәһәребез һәм районыбызның һәрбер мәчетендә Гает намазлары укылды, моңлы тәкбирләр әйтелде.
Ак мәчеткә мөселманнарны бәйрәм белән котлау өчен хакимият башлыгы урынбасары Нәҗәт Нәгыймов та килгән иде, ул җыелган халыкны бәйрәм белән тәбрикләп, илләребезгә муллык, һәрбер гаиләгә татулык-иминлек теләде. Шыгрым тулы мәчеттә Гает намазы укылганнан соң, халык өйләренә гаиләләрен котларга ашыкты.
Сәгать унда исә, хакимият тарафыннан, Акчарлак ресторанында 130 кешелек бәйрәм табыны әзерләнгән иде.
Ай буе Ураза тотып, таравих намазларына йөргән әби-бабайларыбыз, апа-абыйларыбыз мул табыннар артына җыелышып, Коръән укыдылар, хакимият вәкилләре котлауларын һәм Коръән аятләре, вәгазьләр тыңладылар.
Мәҗелес ахырында: “Киләсе елларда да Аллаһ Тәгалә барыбызга да Рамазан айларында кабат очрашырга һәм бергә-бергә Уразалар тотарга насыйп итсен иде”, дип дога кылып тәмамланды.
Көннең икенче яртысында «Иман» яшь мөслимәләр үзәге, табигать кочагында, яшь гаиләләр һәм балалар өчен бәйрәм оештырылды. Әлеге бәйрәмдә 30 гаилә һәм 76 бала катнашты. Эстафета, спорт уеннары уйнап, көймәләрдә йөзгәннән соң, учакта пешкән ризыклар белән сыйланып, бүләкләр алып балалар шатланып өйләренә таралыштылар.

Шулай ук 4 нче июль көнне кергән фитыр садакасына мохтаҗлар өчен ризык тутырлган 100 пакет таратылды.

Фоторепортажи https://vk.com/aznislam  http://aznakayevo.tatarstan.ru/rus/aznakaevo_fotoreport.htm

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.