Азнакайда Ураза бәйрәменә 120 бала җыелды

NzldCdxKCMAУраза бәйрәме мөселманнар өчен — ай буе көтеп алган бәйрәм. Бу көнне яше дә, карты да шатланып каршы ала.
Азнакайда өлкәннәрне мул табын әзерләп хөрмәтләсәләр, балалар өчен исә матур, Сабантуйга тиң бәйрәм оештырдылар.
Шәһәребезнең Мәдәният сарае 17 июль көнне балалар тавышыннан гөж килеп торды. Мөхтәсибәт тарафыннан йөз егерме бала һәм аларның әниләре өчен бик зур бәйрәм оештырылды.

Тантананы балалар үзләре азан әйтеп башладылар, театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр, Коръән аятләре укыдылар. Аннан соң хакимият башлыгы ярдәмчесе Айдар Хәлиуллин һәм имам-мөхтәсиб Азат Талибуллин килгән кунакларны Ураза гаете белән котладылар.
Бәйрәм төрледән-төрле уеннар белән дәвам итте. Оештыручылар балаларны яшь буенча бүлеп, куңелле уеннар уйнаттылар, викторина үткәрделәр.

Шулай ук балалар матур ясап, бергәләп Рамазан аен ничек үткәрү хакында сөйләштеләр. Шулай ук һәрбер балага  Ураза күчтәнәче -татлы ризыклар тутырылган матур тартмачык өләшенде.

Бәйрәм ахырында һәрбер кунак тәмле пылау авыз итте,

 

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.