Азнакайда Ислам дине нигезләре буенча викторина һәм Коръән уку бәйгесе үтте

DSC0537726 март көнне Азнакай шәһәренең Ак мәчетендә, мәктәп яшендәге балалар арасында, Ислам дине нигезләрен белү һәм Коръән уку буенча ярышлар үтте. Әлеге чарада 7 авылдан һәм Азнакай шәһәре мәчетләреннән, Ислам әхлагын өйрәнүче, 50 бала катнашты, белем дәрәҗәләренә карап балалар беренче ел укучылар һәм 2-4 ел укучыларга бүленеп көч сынаштылар.
Викторина сорауларына язмача җавап бирү малайлар һәм кызлар өчен бер сәгать дәвам итте.
Аннан соң балалар Коръәнне яттан һәм карап уку буенча көч сынаштылар.
Жюри рәисләре — күпсанлы китаплар һәм методикалар авторы Аишә Нәҗипова һәм «Азнакай Нуры» мәчете имамы Мәгъсүм хәзрәт Ашрапов балаларның белемнәре югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үттеләр.
Шулай итеп ярыш нәтиҗәләре буенча беренче ел укучылар арасында
1 нче урынга Айдар Ахмәтханов
2 нче урында Рәилә Шәйхулова
3 нче урында Алия Салахова
Ике һәм аннан да күбрәк ел укучылар арасында
1 нче урында Сөмбелә Хакова
2 нче урында Азат Якупов
3 нче урында Мәрьям Фролова
Барлык җиңүчеләр һәм катнашучылар Азнакай мөхтәсибәте һәм спонсорлар тарафыннан әзерләнгән бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнделәр. Бәйге ахырында казый Марат хәзрәт Марданшин һәм Азнакай районы мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин балаларга дөньяви һәм дини белемнәрне алуның мөхимлеге турында аңлатып, киләчәктә дә бу юлда армый-талмый белем алуларын теләделәр.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.