Азнакайда Ислам дине нигезләре буенча викторина үтте

азнакаево (2)28 март көнне Азнакай шәһәренең Ак мәчетендә, мәктәп яшендәге балалар арасында, Ислам дине нигезләрен белү буенча викторина үтте. Әлеге чарада 7 авылдан һәм Азнакай шәһәре мәчетләреннән, Ислам әхлагын өйрәнүче, 49 бала катнашты.
Викторина башланганчы мөхтәсиб Азат хәзрәт Талибуллин балаларга дөньяви һәм дини белемнәрне алуның мөхимлеге турында аңлатып китте.
Викторина сорауларына язмача җавап бирү малайлар һәм кызлар өчен ике класста үтте. Аннан соң балалар төшке аш ашадылар һәм Зәңгәр мәчет шәкертләре тарафаннан куелган шигъри һәм театральләштергән тамашаны карадылар.
Жюри җавапларны тикшергәннән соң, беренче урынга 115 балл җыйган Азат Якупов лаеклы дип табылды, 2 нче урында Алия Мингазова, 3 нче урында Сөмбелә Хакова, 4 нче урында – Айгизә Хәертдинова. Барлык җиңүчеләр һәм катнашучылар “Зәкәт” фонды һәм Азнакай мөхтәсибәте тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне алдылар.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.