Азнакайга хаҗилар кайтты

хаҗБу атна башында Мәккә-Мәдинә шәһәренә Изге Хаҗ сәфәренә барган дин кардәшләребез туган якларына әйләнеп кайттылар. Бер айлап сузылган сәфәрдә бу елны Азанакайдан унбишләп кеше барды. Туганнарын, дусларын аэропортта каршы алырга барган кардәшләребез, хаҗиларны дулкынлану хисләрен яшермичә, түземсезлек белән көтеп алдылар.

“Хаҗиларны каршы алу үзенә күрә бик зур сөенеч, аларның позитив энергиясе, Кәгъбәне күргән нурлы йөзләре безгә дә уңай тәэсир итә”, — дип шатлыгын яшермәде, дусларын каршылаучы, Әминә ханым.
Икенче тапкыр хаҗга бару бәхетенә ирешкән дин кардәшебез дә үзенең сөенече белән уртаклашты: “Бу юлы Хаҗның бөтен нечкәлекләрен аңлап, җиренә-җиткереп үтәргә тырыштык, Хаҗыбыз җиңел булды. Әле хаман да күңелебез белән Мәккә-Мәдинәдә йөрибез”, — диде ул.

Ислам диненең биш баганасының берсе булган Хаҗ кылу гамәле — барлык мөмкинлеге булган мөселманнарга фарыз гамәл. Шунлыктан соңгы елларда бу сәфәргә баручыларның саны арта бара.
Барча мөселман кардәшләребезгә дә шушы Изге сәфәрдә булу бәхете елмайсын иде, ә инде Хаҗ кылып кайткан кардәшләребезнең Хаҗларын Аллаһ Тәгалә кабул итсен иде.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.