Азнакайның Ак мәчете Рамазанга әзерләнде

Азнакай Ак мәчетРамазан аен көткән санаулы көннәрдә Азнакай шәһәренең Ак мәчетендә зур җыештыру өмәсе узды.

Биредә 2 көн эчендә 45 тәрәзә, 40 метр челтәр, 25 ковер, 600 кв.метр идән юылды. Шулай ук ифтарлар узачак ашханә тәртипкә китерелде, мәчет ишек алдына 75 төп чәчәк утыртылды.
Өмәдә “Иман”мөслимәләр үзәге яшьләре, Сөмбел һәм Сәрия абыстай шәкертләре, мәчеткә намазга йөрүче ир-атлар актив катнашты. Коверларны юуда Миргазыян Динмөхәммәтов җитәкчелегендәге “Лидеравто” автомойкасы булышлык күрсәтте.
Пәйгамбәребез бер хәдисендә: “Миңа, миннән соң яшәүче мөселманнрга булган җәннәттәге әҗерләр күрсәтелде, алар арасында, мәчеттән бер чүпне алып чыгучы кешегә бирелгән савап та да бар иде” дигән. Гадәттә, без кунак килер алдыннан өйләребезне җыештырабыз, юабыз, ә барыбыз да җыелып намаз укылучы мәчетләребезнең һәрбер почмагын, менә шулай Рамазан ае килер алдыннан, тәртипкә китереп куйсак нинди күркәм һәм саваплы гадәт булыр иде.
“Ак мәчетне җыештыруда катнашкан һәрбер изге күңелле кешегә рәхмәтләремне белдерәм, һәрбарчабызга җан тынычлыгы һәм киләсе уразаларыбызны җиңеллек белән тотып чыгуыбызны телим”, — дип үз рәхмәтләрен җиткерде имам-мөхтәсиб Азат хәзрәт Талибуллин.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.