Азнакайның яңа нуры

 

БезымянныйЧаллы шәһәрендә чыгучы «Ислам нуры» гәҗите корреспонлентлары күптән түгел Азнакайда булып, безнең шәһәрдә мөселманнар тормышы белән танышып киттеләр. Бу гәҗитнең 27 ноябрь саны Азнакай шәһәренә багышланган. «Ислам нуры»ның берничә язмасын сезгә дә тәкъдим итәбез.
Азнакай шәһәренең “Юбилейный” микрорайонында ( Нефтьчеләр ур, 52) яңа агач мәчет калкып чыкты. Ул шәһәрнең бишенче мөселман гыйбадәт йорты. Ошбу мәчет Азнакай аша Бөгелмә, Октябрьский шәһәрләренә баручылар өчен дә бик уңайлы. Ул юл буенда урнашкан, 26 метрлы манарасы ерактан үк үзенә җәлеп итеп тора. Яңа мәчетнең исеме дә бик матур – “Азнакай нуры”.

Әле эчке эшләр тәмамланмаса да, Корбан гаетенең икенче көнендә биредә җәмәгать намазлары укыла башлады. Хәзер мәчет манарасыннан көн саен биш мәртәбә азан яңгырый.

Азнакай районы имам-мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин бу хакта болай ди: «Бу мәчетне төзү күптәнге хыялыбыз иде. 1994 елда, әле “Ак мәчет”нең стеналары яңа төзелеп беткән чорда, шәһәрнең шушы районында яшәүчеләр мәчет төзүдә ярдәм итүне сорап хакимияткә мөрәҗәгать иттеләр. Хакимият ул вакытта мөселманнар соравын кире какмыйча гыйбадәт йорты өчен биш катлы йорт астында бүлмәләр бирде. Анда инде башлангыч мәдрәсә дә булды. 20 ел буена шәкертләр укыттык. Намаз укучылар арткач, моннан 10 еллар элек тагын бер бина сораган идек. Безгә хакимият тарафыннан тагын бер бина бирелде (өченче мәхәллә), Аллаһның рәхмәте булсын. Анда да уку классы, намаз заллары булды.

Берничә ел элек бу микрорайонда мәчет төзү мәсәләсен кабат кузгаттык һәм бу юлы инде генпланга кертеп безгә җир бирделәр. Ләкин авырыррак еллар булганлыктан, иганәчеләр табылдмады. Ә инде районыбызга яшь, актив һәм иманлы җитәкчебез Марсель Шәйдуллин килгәч, яңа мәчетне төзү ниятен тормышка ашырдык, Аллага шөкер. Бу эшкә иганәчеләрне туплауда Марсель Зөфәр улының роле бик зур булды.

Әле эшлисе эшләр күп. Җир асты өлешендә хатын-кызлар залы, Рамазанда ифтар кыла торган бр ашханә булдыру өстендә эш бара.

Барчабызга да Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылып, булган нигъмәтләргә шөкер итеп яшәргә насыйп әйләсен.”

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.