Азнакай мөселманнары Җәлил хәзрәт Фазлыев белән очрашты

DSC0863023 нче март көнне Азнакай шәһәренең Балалар Иҗаты Үзегендә Татарстан Мөселманнарының Диния Нәзарәте баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән очрашу кичәсе булып узды.
Кичәне Коръән сүрәләрен укып Азнакай районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин ачып җибәрде. Аннан соң сәламләү сүзләре белән Азнакай мунициапль районы башлыгы урынбасары Нәҗәт Нәгыймов чыгыш ясады.
Зал халык белән шыгрым тулы иде: кечкенә балалар, яшьләр, өлкән буын апа-абыйлары, күрше район мөхтәсибләре кулларына каләм-дәфтәр тотып Җәлил хәзрәтне игътибар белән тыңлады.
«Ризык киңәйтүнең җиде юлы» дип исемләнгән вәгәзь эчендә бүгенге көндә халыкны борчыган бик күп актуаль проблемалар күтәрелде. Бала тәрбиясе, гаиләдәге мөнәсәбәтләр, төшенкелеккә бирелмәү һәм тәкәббер булмау — барысы да ризыкны арттыруга кагылышлы мәсьәлә икәнен, Җәлил хәзрәт бик аңлашаешлы формада халыкка җиткерде. Җәмгыять матур булсын өчен һәркем матур булырга, көченнән килгәнне эшләргә һәм җирдә үзеннән соң яхшылык калдырырга тиеш дип төгәлләде ул үзенең ике сәгатьлек вәгәзен.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.