Азнакайның кечкенә мөслимәләре «Зәйтүнә» мөнәҗәтләр фестивалендә призлы урыннар яулады

зайтуна18 нче март көнне Бөгелмә шәһәрендә ТР Диния Нәзарәте тарафннан оештырылган бишенче республикакүләм “Зәйтүнә” дини мөнәҗәтләр фестивале узды. Башка еллардан аермалы буларак, быел катнашучылар саны 150 башкаручыдан да артып китте.
Конкурсантларга бәя биргәндә катнашучыларның башкару осталыгы, мөнәҗәтләрне сайлый белүе, сәхнә костюмнары, үз-үзләрен тотышлары да бәяләнде. Бигрәк тә мөнәҗәтләрне тамашачылар күңеленә җиткерерлек итеп башкаруга аерым игътибар бирелде.
Азнакай Мөхтәсибәте вәкилләре фестивалдә быел өченче тапкыр катнашып ике призлы урын яуладылар.
Балалар арасында соло номинациясендә Азнакай сәнгать мәктәбе укычысы Алейна Каракылыч (җитәкчесе Шәрифуллина Н.С.) төрек телендә әйтелгән мөнәҗәте белән икенче урын алды, аның сеңлесе Сафия исә, әле беренче тапкыр гына зур сәхнәдә чыгыш ясауга карамастан өченче призлы урынга лаек булды.
Шулай ук балалар ансамбльләре арасында “Азнакай энҗеләре” дуэты (җитәкчесе Бакина Л.Р.) югары бәяләнде.
19-35 яшьлек катнашучылар арасында якташыбыз Ранил Исламов әби-бабаларыбыздан килгән борынгы мөнәҗәтләрне татар халкына гына хас моң белән башкарып тамашачылар күңелен яулады.
Фестиваль ахырында жюри барлык җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр. катнашучыларга рәхмәт хатларын тапшырып, киләсе елларда да милләтебезнең йөзен саклаучы, халыкны әхлакый яктан тәрбияләүче шундый фестивальләрдә катнашырга чакырды.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.