Бал кортларыннан дәрес алыйк

азнакай асгатӘсгать Мансур улы Азнакайда киң билгеле дин әһеле. Ул 2006-10 елларда Азнакай шәһәре һәм районы мөхтәсибәтен җитәкләде. Моңа кадәр 9 ел шәһәрнең “Ак мәчете”ндә хезмәт итә. “Хәзер дә “Ак мәчет”кә барып ярдәм итеп йөрим. Азан әйтәм, хәзрәт кушса намаз укытам, җомганы да,”- ди ул.

Әсгать хәзрәтне таныткан икенче шөгыле – оста умартачы булуы. Бу эш белән инде ул 27 ел шөгыльләнә икән. “Ул минем иң яраткан шөгылем. Чөнки Аллаһы Тәгалә Коръәндә умарта кортларыннан дәрес алырга кушкан. Аларның тормышын, ничек эшләвен өйрәнгәннән соң чирле кеше дә терелә, төшенкелеккә төшкән кешеләр күтәренке күңеллегә әйләнә. Алар Аллаһның әмерен үтәп шулай тырыша. Җәй көне гомерләре 40-45 көн. Кыш көне ураза тоталар. Чөнки күп ашаса тышка чыгу, истинҗә алу мөмкинлеге юк. Әз генә ашап кыш салкынында умарта эчендә 16 градус җылылык тоталар. Март азакларында, апрель башларында температураны 36 градуска кадәр күтәрәләр. Һәм ояларының тишекләрен чистартып әз-әз генә серкә сала башлыйлар. Кортның күплегенә карап серкә салына. Һәм инде чәчәкләр була, нектар кайта башлагач күпләп үрчеп китәләр. Аларның тормышы бер хикмәт.

Бер умартадан 50 кг. кадәр бал алганым булды. Яхшы умарта бер сезонга 100-150 кг. кадәр бал бирә. 20-30 кг.сын үзләренә калдырабыз. Тырышсаң, шарт тудырсаң, умартаны чиста тотсаң, алар эшли дә, эшли. Шуңа инде кат-кат әйтәм: Аллаһы Тәгалә умарта кортларыннан үрнәк, дәрес алырга кушкан. Коръәндә “Умарта кортлары” сүрәсендә әйтелә:”Умарта кортларына вәхи килде.” Вәхи бүтән җан ияләренә килми, Җәбраил г.с. аша пәйгамбәрләргә килүен исәпкә алмасак. Аллаһы Тәгалә аларга әйткән: “Таулардан-тауларга, чәчәкләрдән чәчәкләргә очып кунып, кешеләргә затлы, татлы бал җыегыз,”- дип. Безгә монда бик зур дәрес.

Умарта корты асраган кеше сәламәт була. Берәү журналда сорау бирә: “Ни өчен умартачылар озак яшиләр? Шул ук бер тәпән балны без дә ашыйбыз бит инде.” Җавап бирелә: “Умартачы җәй буе саф һавада, хәрәкәттә. Табигать белән аралаша, күтәренке күңел кичерә.” Бисмилләңне әйтәсең, намаз вакыты җиткәч бөтен урманны яңгыратып азан әйтәсең. Рәхәт. Шул газиз җиребезгә сәҗдәгә китеп, Аллаһка шөкрана кылып, Аллаһ биргән татлы, чиста ризыкларны ашап яшибез, әлхәмделилләһ.”

Әсгать агага хәзер 76 яшь. Ул гомеренең төп өлешен нефтьче буларак уздыра. 50 яшьләрендә мәчеткә йөри башлый. Ул бу чакны болай дип искә ала: “50 яшьләрдә чагымда Аллаһ күңелгә салды: “Бабаңнар намаз укыган, син дә укырга тиеш.” Бер могҗиза – шул фикер бертуктаусыз күңелгә килә. Каян килә — аңламыйм. Аллаһның рәхмәте – шуннан төшеп киттем мәчеткә. Чөнки гәзиттә белдерү күрдем: “Гарәп графикасы белән укырга-язарга өйрәтү курслары ачыла.” Бер көн утырдым – аңламыйм. Икенче көн утырдым – аңламыйм. Өченче көн, Аллаһның рәхмәте – төшенә башладым. Тоям – ниндидер көчләр төшә. Бу һич алдау, арттырып сөйләү түгел. Өченче көнне тәшдид нәрсә, сәкен нәрсә — барсы да ачылып китте. Һәрбарчасы — Аллаһның эше. Мин Аллаһы Тәгаләгә шуның өчен рәхмәтлемен. Һәрдаим Аллаһның ярдәмен тоеп яшим.”

Түбәндә укучыларыбыз игътибарына Әсгать хаҗиның бал кортларына багышлап газетабыз өчен язган язмасын тәкъдим итәбез.

Бал кортлары кешеләргә эчләреннән төрле төстәге балларны чыгарып бирәләр. Ул балларда ашар өчен тәм дә, һәм кешеләр өчен шифасы да бар. Фикерли белгән кешеләр өчен бал кортларының эшендә зур гыйбрәт үә дөреслек. Ягъни бал кортларына һич кем дәрес бирә алмас, ләкин кешеләр бал кортларыннан дәрес ала алалар. Аллаһ Тәгалә бал кортларына шундый югары урын бирә. Ә бит Аллаһтан вәхи Җәбраил г.с. аркылы пәйгамбәрләргә генә килде. Бал кортлары нинди изге, файдалы, шифалы эш эшлиләр, чыннан да, дәрес алырлык. Алты ай ураза тоталар, кышын әз генә ашап умарта эчендә билгеле температура булдыралар. Язын аны 36 градуска кадәр күтәрәләр. Күзгә күренми торган хәрәкәт белән йомгакның (клуб) уртадагылары тышына чыга, ә ана корт даими уртада тора. Аны бик нык тәрбиялиләр, җылыталар, чистарталар. Ә йомгакның тышында — суыгыракта торганнары уртага керәләр. Шушы 6-7 ай эчендә истинҗә кылмыйлар. Җәй көне очарга яраклы вакытта да умарта эчен чүпләмиләр, йомышларын тышта үтиләр. Кыш салкын киләсе булса, түшәм җылыткычларын прополюс – тома балавыз белән катыралар. Кыш җылы киләсе булса, тишекләр тишәләр, дөм караңгыда эчләреннән балавыз чыгарып өч төрле ячейка ясыйлар — эшче кортка, ана кортка, соры кортка. Бернинди линейкасыз, циркульсыз, компьютерсыз. Ә эшләрендә бернинди кимчелек юк. Әгәр дә бер төркем инженерга бу эшне тапшырсаң алар аны эшли алмый. Бу бит могҗиза. Эш вакытында саксызлык белән рамның бер җирен янчесәң, аны икенче караганда тапмыйсың – төзәтеп куйганнар. Умарта эчендә бернинди чүп-чар, бушлык күрмисең. Бер ана корт идарә итә. Алар шул кадәр көчле – агачны да кимерә алалар. Җәй көне – аеру чоры башланганда рамның берсендә ана казаны ясаганнар. Шул рамны билгеләү өчен өстенә канцелярия кнопкасын батырып куйдым. Икенче көнне караштырып йөргәндә, умарта алдында кнопка ялтырап ятуын күрдем. Кесәмнән төшкәндер дип уйладым. Кызыксынуым умартаны ачарга мәҗбүр итте. Карасам, мин куйган урында кнопка юк. Кубарып алып, чыгарып ташлаганнар.

Сөбханаллаһ, алар төрле могҗизалар күрсәтә. Рамдагы үрчем (расплот) гарәп шрифты белән Аллаһ дигән бөек сүзне төзиләр. Фотога төшереп журналларда чыгардылар. Умартада һәркемнең үз вазыйфасы. Бал кортлары оясында бер үрчемле корт анасы. Берничә йөзгә кадәр соры корт (трутни), 80 меңнән 100 меңгә кадәр эшче корт. Үсемлекләр чәчәк ату чорында алар саны иң күп ноктага җитә. Ә кышка керү чорында 20 мең чамасы кала. Табигатьтә нектар – чимал бетсә соры кортларны юк итү чоры башлана. Аларны ашатмыйлар, куалар, хәтта ике ягыннан ике корт сөйрәп чыгаралар. Кышка кергәндә соры кортлар калмый. Корт анасының озынлыгы сезонына карап 20 дән 25 мм.га җитә. Корт анасы семьяда орлыкландырылган һәм орлыкландырылмаган йомыркалар салучы бердәнбер ана зат. Орлыкландырылган йомыркалардан эшче кортлар, орлыкландырылмаганнардан соры кортлар ( ата) чыга. Җәй дәверендә ана корт 150-200 мең тирәсе йомырка сала. Корт анасы никадәр эре булса, үрчем һәм үрчем бирүчәнлек шул кадәр зуррак, яхшырак була. Бу нәселдәнлектән дә тора. Нәселлек билгеләре бал һәм ризык күләме җитәрлек күләмдә булганда гына тормышка аша. Март азагы, апрель башлары ояда эшче кортларның күплеге, әзлегенә карап, ана корт йомырка сала башлый. Чөнки йомырка-лечинкаларны 36 градус җылыда тотарга кирәк. Табигатьтә беренче баллы һәм серкәле үсемлекләр барлыкка килгәннән соң, корт анасы йомырка салуны арттыра. Ризык булмаса корт анасы, эшче кортлар эшсез тора. Корт анасының йомыркадан чыгу срогы — 16 көн. Ул беренче, икенче елында иң күп йомырка сала. Аннан соң йомыркаларның аталанганы кими, ә аталанмаганы арта. Шуңа күрә ана кортны ике елдан артык тотмаска тәкъдим ителә. Ана кортның җенси яктан җитлегү чоры ана казаныннан чыкканнан соң 7нче көндә була. Җитлекккән ана җылы, якты көндә күзәтү очышына (разведкага) чыга, тирә-юньне фотога төшерә, аталанырга чыкканда адашмас өчен. Ояга кайта. Аны эшче кортлар саклап йөри. Яңадан өйләдән соң аталанырга чыга. Берничә көн чыгарга мөмкин. Һәр чыгуында 6-10 соры корт белән кушыла, сперма капчыгы тулганчы. Ана 2-3 көннән йомырка сала башлый. Аталанмаган ана булса соры корт кына чыга. Бу умарта анасыз хисаплана, ананы алыштыру зарур. Соры кортның йомыркадан үсеп чыгу срогы 21 көн, гәүдә озынлыгы 15-17 мм, эшче кортныкы – 12-14 мм. Алда әйтелгәнчә, семьяда ана корт карт булса, соры корт күп була, алар бер эшсез ашап яталар.

Ана белән кушылган соры кортлар шундук үләләр. Ә кушылмаганнары 3-4 ай яши. Язын умартага чәчәк серкәсе һәм нектар кайта башласа, соры кортларны чыгару җаен карыйлар. Алай-болай ана югалса яки яшь ана чыкса, аталану өчен соры корт әзер булырга тиеш. Эшче кортлар төп масса семьяда күп булса, бу көчле семья була. Корт күп булса, оя җылы тора, ана йомырканы күп сала, ояга нектар да күп кайта.

Эшче кортлар ячейкалардан чыгу белән эшли башлыйлар, үзләре чыккан ояларын хитиннан (ябага) чистарталар, печәтләп куелган капкачларны, үзләреннән калган бөтен чүпне чыгарып түгәләр, личинкаларны тукландыралар, кәрәзләр төзиләр, очу тишекләрен саклыйлар. Һәрберсенең үсү чорына вазыйфасы бар. Ояларын чистарткач ишек төбендә каравыл торалар, һаман җитлегәләр. Ояга су алып кайту вазыйфасын үтиләр. Аннары разведкага – нектар, перга эзләүгә күчәләр. Әгәр тапсалар кайтып төрле бию хәрәкәтләре белән юнәлешен, ераклыгын аңлаталар. Башка кортлар шул юнәлешкә китеп ризык ташыйлар. Барсы да Аллаһ кушуы буенча! Ана кортка иң яхшы тәрбия күрсәтәләр, ашаталар, эчертәләр, аны чистарталар.

10 мең эшче кортның авырлыгы 1 кг. чамасы була. Алар нектарны 5-7 км.га чаклы җирдән алып кайта алалар. Һәр чакрымга 1 мг. нектар сарыф ителә. Шуңа күрә умарталарны бал җыю урыннарына якынрак урнаштыру киңәш ителә.

Күп табыш алу вакытында кортның гомере 5-6 атна. Аларның канатлары туза, үләләр. Августның икенче яртысында туган кортлар 8-9 ай яшиләр. Эшче кортның күкәйдән чыгу срогы 24 көн.

Бал кортлары алып кайткан нектарның 80% су була. Алар аны бер йотып, бер чыгарып, үзләреннән ферментлар өстәп судан арындыралар – балга әйләндерәләр. Бу чорда ояда көчле җилләткеч ясап ояны киптерәләр. Балда су 22% һәм аннан да түбәнрәк булса, ул җитлеккән була. Кортлар һәр ячейканы балавыз, прополис катнашмасы белән ябып куялар. Умарта кортларының 70% нектар, 30% серкә җыя. Төп бал табышында барысы да нектар җыя. Эшче корт әйбәт һавада нектар артыннан көненә 13, начаррыракта 7 тапкыр оча. Бер алып кайтканда 50-60 мг. нектар ала, шуның 10 мг. яңа очышка (ягулык) калдырыла. Эшче корт үзенең бөтен очыш, яшәү чорында 8-9 гр. нектар алып кайта. Балга эшкәрткәч 3-4 гр. кала. Шуның белән көчле семья сезонга 100-150 кг. бал җыярга сәләтле. Ул көнгә 8 кг. тәшкил итә. Бу чорда умарта трактор кебек гөрләп тора, бурлык юк. Кортлар чакмыйлар, очу тактасына лоп итеп килеп төшәләр. Бу могҗиза.

Нектар чәчәктән чыгу өчен җылылык 16-25 градус булырга тиеш. 16 градустан түбән яки 38 градустан югары булганда нектар чыкмый. Аллаһ шулай язган. Һәм һәр чәчәктән дә чыкмый. Фәкать Аллаһ кушуы белән. “Ай, хуш ис килә, бал яуган!”- диләр. Бал яумый, ул үлән, чәчкәдән чыга. Әгәр яуса, бәрәңге яфрагында да бал булыр иде.

Бер семьяга сезонга 160-180 мең корт лечинкасын үстерү өчен 15-20 кг. бал икмәге – перга кирәк. Кортлар чәчәк серкәсе, бал, ферментлар (перга) кушып сөт ясыйлар. Һәм ана кортка, иң югары соры кортка, эшче кортка төрле сыйфатта әзерләп тәрбиялиләр. Кыш өчен дә берничә рам перга җыялар (корт икмәге). Һәм рамнарда кыш өчен 30 кг. тирәсе бал калдырыла. Ике яктан печәтләнгән рамда 3,6 – 4 кг. була. Ягъни кортның күплегенә карап 8-10 рам бал калдырыла. Кышка ояны җылыталар. Әгәр рамнар күп калдырсаң, кортлар аны басып утыра алмыйлар. Бал ката, ашый алмыйлар, оя суык була. Әз калдырсаң җитми калуы бар. Сыйфатлы бал калдырылырга тиеш, комсызланып алардан алып бетерергә ярамый – гөнаһ була! Ояда нык салкын булса балны күп ашыйлар, эссе булса да эчәселәре килә — күп ашыйлар, эчләре тула –понос була.

Умарталарны кимерүчеләрдән сакларга кирәк. Тычкан сидеге исе килсә, алар ул ояга якын да килмиләр. Тычкан керсә аны чагып үтерәләр. Һәм исләнмәсен өчен прополюс белән бальзамлап, һава кермәслек итеп биклиләр.

Умарта кортларыннан гомер буе дәрес алырлык. Язсаң бик күп, барсын да язып булмый, гәҗит сыйдырмый. Шуның өчен китабын укыгыз. Умарта кортларыннан дәрес алыйк, Аллаһ кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелыйк. Шул вакытта ике дөнья рәхмәтенә ирешербез, иншә Аллаһ!

Әсгать хаҗи Мөхәммәди, Азнакай шәһәре

Ислам Нуры  №22, 27 ноябрь 2014 ел

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.