Азнакайда балалар өчен Корбан бәйрәме узды

IMG-20170903-WA0004 Корбан гаете көнне Азнакайның Ак мәчетенә җитмештән артык бала тавышы яңгырап торды. Бу көнне алар өчен “Иман” үзәге мөслимәләре һәм аларның балалары гадәти булмаган тамаша әзерләгән иде.
“Мәккәгә сәяхәт” дип аталучы бәйрәм-дәрес Ак мәчет каршында урнаштырылган Кәгъбә макеты янында узды.
Биредә балалар үзләре, килгән кунаклкарга хаҗның тәртибен аңлатып, һәрбер рөкенне сөйләп һәм тасвирлап күрсәттеләр.
Алар Гәрәфә, Сафа-Марва таулары, Зәм-зәм чишмәсе, таш ату урыннары һәм Кәгъбә янында үтәлүче гыйбәдәтләрне күрсәттеләр. Бәйрәмгә җыелган әби-бабайлар, әти-әниләр һәм балалар бик теләп һәм кызыксынып Хаҗ гамәлләрен өйрәнделәр, бергәләп догалар кылдылар. Соңыннан һәркем Зәм-зәм суы эчеп үз теләкләрен әйтте. Хаҗ дәресе балаларның гына түгел, әти-әниләрнең дә күңеленә үтеп керде, киләчәктә хаҗга барырга ниятләгән мөселманнар өчен мондый чаралар ешрак үткәрелсен иде дигән теләктә калды алар.
Бәйрәм азагында балалар күңелләре булганчы батутта сикерделәр, уйнадылар һәм бәйрәм табыны артында учакта пешкән плов авыз иттеләр.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.