Азнакайда балалар өчен Корбан бәйрәме узды

USiBp3PBIEM5 нче октябрь көнне Корбан бәйрәме уңаеннан, Азнакай шәһәренең Мәдәният сараенда, балалар өчен бәйрәм чарасы уздырылды. Бәйрәмгә 55 бала һәм аларның әниләре, әбиләре килгән иде.

Бәйрәмне Азнакай шәһәренең имам-мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин ачып җибәрде. Кунакларны котлаганнан соң, балалар хәзрәт белән бергәләшеп Фәтиха сүрәсен укыдылар.

Шуннан соң балаларны һәм әниләрне шаккаттырып залга Ат, Сыер һәм Дөя җитәкләгән Хуҗа Насретдин килеп керделәр (кеше буйлы зур курчаклар). Алар балаларга уен формасында Корбан гаетенең мәгънәсен аңлаттылар.

Бәйрәм күңелле уеннар белән дәвам итте, шулай ук Бәрән ясау буенча Мастер-класс та кунаклар күңеленә хуш килде.
Ә балалар өчен иң күңелле мизгел ул — шоколад фонтаны һәм татлы җимешләр булгандыр, мөгаен.

Тәмле пылау һәм чәй мәҗелесеннән соң, балаларга пакет белән бүләкләр өләшенде.
Бәйрәмнән барысы да күтәренке кәеф белән таралыштылар.

 

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.