Бәхетле гаилә – җирдә җәннәтнең чагылышы!

сахипзянТирә-юнебездә тырыш, күркәм гомер итеп, илгә, җәмгыяткә үз өлешләрен керткән, үзләрен тамчы да кызганмыйча бар көчләрен халыкка багышлап, парлы гомер итеп күп балалар һәм оныклар тәрбияләп гомер көзләренә кергәндә ак әби белән ак бабай булып, үзләре шул баларының уртасында, аларны җыеп торучы абый-апаларны күргәч ирексездән шатланып, сөенеп кызыгып куясың. Алай гына да түгел, үстергән бәгырь җимеше булган барлык балалар һәм оныкларыңның ислам динендә булып Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп намаз, ураза, Коръән әһелләре булуын, дини тәрбия кушканча әти-әниләргә олы хөрмәт, бер-берсе арасында туганлык хакын хаклап яшәүче гайләләр белән аралашкач «Я, Раббым, мондый үрнәк гаиләләр күбрәк булса иде!» дип ихластан дога кыласың. Чөнки Аллаһның илчесе пәйгамбәребез Коръәнне өйрәнеп аның белән гамәл кылучы әти-әниләрне һәм балаларны бу дөньяда гына түгел, ахирәтләре дә җәннәтле буласын вәгъдә итеп «Кем Коръәнне укыды, анны өйрәнде, аның белән гамәл кылды, кыямәт көнендә аның башына нурдан таҗ кидертерләр. Ул таҗның нуры, кояш нуры кебек. Аның ата-анасына шундый кием кидертерләр, бөтен дөнья ул киемнәр бәясенә тормый. Алар «Без ни сәбәпле болай киендерелдек?» -дип сорарлар, аларга «Балаларыгыз Коръәнне кулына алу сәбәпле» — дип җавап бирерләр»-ди.
Күңелемдә туган бу уйлар, Мәлбагыш авылы имамы Сахибҗан абый һәм Минсылу апалар гаиләсе хакында иде. Кешеләргә гел игелек эшләп яшәгән Сәхибҗан абый лаеклы ялга чыкканнан соң иман юлына баса. Ә 2009 нчы елда аны Мәлбагыш һәм Түбән Якый авылларының имамы итеп сайлап куялар. Шул көннән башлап ул, авылдашларын иманга чакырып, азан тавышлары яңгырата, дини йолаларны башкара, дини белемен арттыру өстендә эшли, гарәп язуын өйрәнә. Ике авылда да мәчет булдыруда, мәчетләребезнең халыкка хезмәт итүендә Сәхибҗан абыйның өлеше әйтеп бетергесез.
Хәзрәт, мәхәллә имамы-халыкның рухи тәрбиячесе, мөгалиме. Бу шулкадәр изге һәм җаваплы вазыйфа, мәхәлләдә яшәүче төрле яшьтәге, катламдагы кешеләр белән аңлашып эшләү сорала. Дөньяга иң беренче бала аваз салса, яшьләр никахлашса, кардәшләребез дөньялык гомере тәмам булып вафат булса, Коръән мәҗлесләре булса авыл халкы иң беренче Сахибҗан хәзрәт янына килә. Һәр гамәлен ихласлык белән бары бер Аллаһ Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп башкара ул. Күп дини йолаларны тормыш иптәше Минсылу апа белән бергә башкаралар.

Аллаһы Тәгалә Җир йөзенә җибәрелгән бәндәләрен барысын да бертөрле яраткан. Ләкин тормыш сынауларын төрлебезгә төрлечә биргән. Кемдер күңел ачып, рәхәт тормышта яши, бүген тамагы тук булса, иртәгә өчен кайгырмый. Аңа шулай кулай, шулай ошый. Ә кемдер яшьтән үк тормыш арбасын җигелеп тарта, үзенә дә, башкаларга да таләпчән, бу тормышта кирәк булган байлыгын да, ихтирамын да маңгай тирен агызып яулап ала. Сәхибҗан абый әнә шундыйлардан. Сугышка киткән әтисеннән бердәнбер һәм соңгы хат килгәндә, аңа нибары җиде яшь була. Менә шушы яшьтән хезмәт юлы башлана да инде. Җәйләрен көтү көтеп, берсеннән-берсе кечкенә сеңелләре белән калган әнисенә булыша. Укуга хирыслыгы булса да, урман эчендә урнашкан Елгабаш авылыннан Мәлбагыш мәктәбенә дүрт кенә кыш йөреп кала ул. Гаиләне туйдырырга кирәк. Шактый кырыс, сукыр үги әти белән яшәсә дә, күңеле тупасланмый матур табигать кочагында тәмле чишмә суы уртлап көтү көткән үсмернең.

Унсигезе тулгач, өч еллык армия мәктәбен үтеп, тагын да ныгып, чыныгып кайта. Сугыш чоры ятиме, әнисенең дүрт баласы арасыннан берүзе исән калган унсигез яшьлек Миңсылу апаны гомерлек яры итә Сәхибҗан абый. Тормышларны бераз рәтләп булмасмы дип, читкә чыгып киткән яшь гаилә, бәхетне туган яктан эзләргә кирәк икәненә төшенеп, авылга кайтып төпләнә. Асылгәрәй бабай киңәше белән (монысы Миңсылу апаның бабасы, авылның “Әбүгалисинасы” дип искә алалар аны) Миңсылу апаның әнисен дә үз канатлары астына алалар. Бер-бер артлы дөньяга килгән биш баланы тәртипле, иманлы итеп үстерүдә дә, йорт эшләрендә дә әбинең ярдәме зур була.

Ике кашык белән бер савыт оннан башланган гаилә тормышына әкренләп бәрәкәт иңә. Корыч техниканы иярләп, туган ягының басу-кырларында икмәк үстерә, үз куллары белән ике йорт җиткерә гаилә башлыгы. “Тормыш итәргә мине бабай өйрәтте,-”дип , рәхмәт хисләре белән искә ала ул Асылгәрәй бабайны.

Үзеңнән соң догачы булырлык балалар калдыру — олы бәхет. “Кеше үлгәч аның гамәл дәфтәре ябылыр” диде пәйгамбәребез. ”Бары тик өч төрле кешенең савап дәфтәре ябылмас:
1) Садака, салган күпере, казыган чишмә, коесы
2) биргән гыйлеме
3) әти-әнисенә хәер-дога иткән балалар калдырган”( ягъни тәрбияле баласының догасы )диде пәйгамбәребез.
Иң хәерле, иң файдалы гыйлем Коръән гыйлеме. Дөньяда Коръән гыйлеменнән дә хәерле, кирәкле бер генә гыйлем дә юк һәм булмыячак. Өлкәннәр фатихасы белән яшәгән гаиләдә балалар дә тәртипле булып үсә. Биш баланың һәркайсына төпле белем, ипле тәрбия биреп, хезмәттән тәм табып, олыга-кечегә шәфкатьле, игелекле булырга, туганнар хакын хакларга өйрәткәннәр алар. Тормышның шатлык-куанычлары да, хәсрәт-кайгылары да адәм башына төшә. Сәхибҗан абый белән Миңсылу апага да бала кайгысы кичерергә туры килә — 45 яше яңа тулган кызлары Гөлсирин авырып вафат була. Уртак хәсрәт зур гаиләне тагын да ныграк берләштерә, бу вакытлы дөньяның тәмен, якыннарның кадерен белергә өйрәтә.

Ә ул үзе иманга юл күрсәткән, дини белем тупларлык зиһен биргән, шушы юлда армый-талмый эшләрлек сәламәтлек, сабырлык биргән Аллаһы Тәгаләгә, авыл мәчетләрен торгызуда ярдәм иткән игелекле егетләргә чиксез рәхмәтләрен укый.

Нигез-йортта булганына шөкер итеп, барча туганнарын, якыннарын сыендырып, хәләле белән бергә янәшә 55ел, Минсылу абыстай 75 язын, Сахипҗан абый 80нче язын каршылады. Районыбыз мөхтәсибәте исеменнән Сезне олы бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Алдагы көннәрегездә дә Сезгә тән сихәтлеге, акыл зирәклеге, иман байлыгы белән бер-берегезнең җан җылысын тоеп, балалар, оныклар куанычын күреп, тигезлектә яшәргә насыйп итсә иде Аллаһы Тәгалә.

Равил хәзрәт Давлетов, Татшуган авылы имамы

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.