Буралы авылы мәчетендә Корбан гаете

БуралыБуралы авылында узган корбан ашы мәҗлесе һәркемдә якты тәэсирләр калдырды. Әлеге күркәм чарага район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, “Ак калфак” хатын-кызлар җәмгыятенең Азнакай бүлеге җитәкчесе Эльвира Галеева, Азнакай мөхтәсибе Азат хәзрәт кунак булып килде.

Табын муллыгы белән хәзер беркемне дә шаккаттырып булмый, ә менә иман байлыгы – тиңсез хәзинә. Шөкер, авылыбызда мәчетебез эшләп килә. Имамыбыз Рәфис хәзрәт авылдашларга изге дини йолабыз турында аңлатып үтте. Буралыларның дингә кагылышлы сорауларына Азат хәзрәт төпле җавапларын бирде.

Соңыннан мәчеттә җыелып өйлә намазын укыдылар. Авыру һәм мохтаҗларга да бу көнне күчтәнәчләр тартылды.

Вәсимә Фәхриева, китапханәче

http://www.aznakaevo-rt.ru

 

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.