Чалпы һәм Әсәй мәчетләренә йөрүче балалар арасында дуслык җепләре ныгый

fZ2AjOT2DRE15 август көнне бер төркем Чалпы мәчетендә гыйлем алучы балалар белән без, Әсәй авылы мәчетендә кунакта булдык.Аны оештыручы бик җитез, уңган Мәдинә абыстай иде. Җәйге каникулларда Әсәй авылы мәчетендә дә, безнең Чалпы мәчетендә дә кызлар өчен дә, малайлар өчен дә җәйге балалар мөселман лагере оештырылды. Балалар анда бик теләп йөрделәр. Алар биредә әдәп-әхлак, шәригать хөкемнәре, догалар үзләштереп кенә калмыйча төрле һөнәри (чигү, бәйләү, тегү, тәмле ризыклар пешерү һ.б.) белемнәр дә үзләштерделәр.
Шушы лагерь бетү хөрмәтенә балаларга милли сабантуй бәйрәме оештырылып, шул бәйрәмгә Әсәйгә без дә бардык. Бәйрәмдә малайлар өчен азан бәйгесе булды. Алар әйткән моңлы азан тавышы микрофоннан Әсәй авылы өстендә яңгырап торды. 1 нче урынны алган Мамаев Димага (Чалпы), 2 нче урынны алган Сруров Ринатка (Чалпы), 3 нче урынны алган Исхаков Рамилгә (Әсәй) кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Кызлар арасында оештырылган Коръән бәйгесендә беренче урынны Шакирова Мәрьям (Әсәй), 2 урынны Рахманова Нәзилә ( Әсәй),3 нче урынны Хәердинова Айгизә (Чалпы), 4 нче урынны Димухаметова Илүзә (Чалпы) һәм Габделхакимова Ләйсән (Әсәй) бүлештеләр. Аларга да кыйммәтле бүләкләр тапшырылды, катнашкан бер бала да бүләксез калмады.
Бәйге беткәннән соң балалар татар милли уеннарында көч сынашып, намаз укып, тәмле ашлар, бәлешләр, шашлыклар ашап бик кәнагать булып өйләргә таралыштылар.

Каримуллина Илһамия Ильяс кызы , Чалпы авылы.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.