Уразага ният кылу

Ураза тотарга ният кылу

Сәхәр

Мөселман календарьларында күрсәтелгән “Сәхәр тәмам ” дигән баганада күрсәтелгән вакытка (җәй көннәре өчен тәкъдир кылынган вакыт буенча кояш чыгарга ике сәгать кала) сәхәр ашап бетерелә. Аннан соң авыз чайкала да, түбәндәгечә ният кылына:

«Иләәһи нәвәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл фәҗри иләл мәгъриби хаалисан лилләәһи тә’әәләә».

(Илаһи ният кылдым, бер Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен, таң беленгәннән алып кояш баеганчыга кадәр рамазан уразасын тотмакка).

Авыз ачу

Көн буена ураза тотканнан соң, кояш баегач, авыз ачарга тиеш булабыз. Су, тоз яки берәр татлы җимеш белән авыз ачканнан соң мондый дога укыла: «Әллааһүммә ләкә сумтү вә бикә әәмәнтү вә ’әләйкә тәвәккәлтү вә ’әләә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффәәру мәә каддәмтү вә мәә әххартү».

(Я, Аллаһ, бер Синең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл. Я, мәгъфирәт Кылучы, Үзең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу кыл!)

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.