Балалар өчен Ураза бәйрәме

uoA4nQ4JPsU

Ураза бәйрәме мөселманнар өчен — ай буе көтеп алган бәйрәм. Бу көнне яше дә, карты да шатланып каршы ала.
Азнакайда өлкәннәрне мул табын әзерләп хөрмәтләсәләр, балалар өчен исә матур, Сабантуйга тиң бәйрәм оештырдылар.
Шәһәребезнең Мәдәният сарае 28 июль көнне балалар тавышыннан гөж килеп торды. Мөхтәсибәт тарафыннан йөз бала һәм аларның әниләре өчен бик зур бәйрәм оештырылды. Тантананы балалар үзләре азан әйтеп башладылар, театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр, Коръән аятләре укыдылар. Аннан соң хакимият башлыгы ярдәмчесе Айдар Хәлиуллин һәм имам-мөхтәсиб Азат Талибуллин килгән кунакларны Ураза гаете белән котладылар.
Бәйрәм төрледән-төрле уеннар белән дәвам итте. Оештыручылар балаларны яшь буенча бүлеп, куңелле уеннар уйнаттылар, викторина үткәрделәр. Аннары соң балалар открыткалар ясап, бергәләп әниләрен котладылар, үзләре дә бүләкләр алдылар. Тәмле пылау, ашап чәй эчкәч, барысы бергә Боз сараена тимераякта шуарга кереп киттеләр. Бәйрәмнән киткәндә һәркем рәхмәт әйтеп, күтәренке күңел белән кайтып китте.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.