Коръән хафизны озату

view_617224_769465

26 нчы июнь көнне беръюлы ике вакыйга туры килде. Аның берсе районыбыз басуларыннан җыеп алган икмәкне тантаналы төстә элеваторга озату, икенчесе исә Азнакайның Ак мәчетендә Рамазан ае буена халкыбызга хезмәт иткән, дәрәҗәле кунак Коръән-хафиз Исмәт Айдынны, туган иле Төркиягә озату.

Җомга көнне үк инде, Исмәт хәзрәткә рәхмәт сүзләрен әйтергә ай буе ураза тотып, ифтарларга, тәравих намазына, хәтемгә һәм дәресләргә йөргән мөселман кардәшләребез килгән иде. Коръән укып, догалар кылганнан соң, Сөмбел абыстай бар халык исеменнән: “Моңлы азаннарыгыз, мөнәҗәтләрегез, Коръәнне хәтем итүегез һәм безгә таравих намазлары укытуыгыз өчен Аллаһнын рәхмәтләре булсын сезгә”, -диде. Исмәт хәзрәт тә үз исеменнән Азнакай халкына рәхмәтен һәм җылы сүзләрен җиткерде.

Исмәт Айдынга шулай ук Азнакай администрациясе һәм мөхтәсибәттән рәхмәт хатлары тапшырылды.

Исмәт хәзрәт икмәкне озату танатанасында моңлы итеп Коръән укып, дога кылгач машиналар юлга кузгалдылар.
Юлда булганнарга хәерле юллар, илебезгә тынычлык, өстәлләребездә муллык насыйп итсен иде Аллаһ Раббыбыз.

фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/ сайтыннан

no images were found

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.