Мәчеткә Мәскәү кунаклары килде

20140729_155057

Әгәр дә сезнең мәчеткә берәр тапкыр булса да кергәнегез бар икән, димәк сез беләсез, мәчеттән халык гел өзелми. Кемдер хәер биреп, дога кылдырырга кереп чыга, кемдер ашка чакыра, намаз укырга керә, монда тормыш һәрчак кайнап тора. Әле бу атна башында гына да Ак мәчеткә бертөркем кунакалар килеп керде, алар, безнең якларда туып-үсеп, хәзерге көндә Мәскәүдә яшәүче дин кардәшләребез. Араларында иң хөрмәтлесе Мәскәү Ислам Институтының гарәп теле мөгаллиме, филология фәннәре кандидаты  Фәрит Гәрәев да бар иде. Фәрит әфәнде Азнакай мөхтәсибе Азат хәзрәт белән эшлекле һәм дустанә сөйләшү, фикер алышу үткәрде, җыелган кунакларга бик мәгънәле вәгазь сөйләде. Фәрит Мөнәвир улы тырыш һәм дингә ихласлы булган яшьләрне Мәскәүгә Ислам Институтына укырга чакырды, «Килгән якташларыбызга без һәрвакыт ярдәм итәргә әзер», — диде ул. Очрашудан соң кунаклар бүләкләр алышып, киләчәктә дә элемтәдә торырбыз дип килештеләр.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.