Ураза бәйрәме вакыйгаларга бай булды

мәҗелес28 нче июль көнне, Ураза бәйрәме уңаеннан Азнакай мөселманнары чын-чынлап бәйрәм иттеләр. Бәйрәм иртәнге намаз, вәгазь белән башланып китте. Иртәнге сәгать җидедә шәһәребез һәм районыбыз мәчетләрендә Гает намазлары укылды.
Ак мәчеткә мөселманнарны бәйрәм белән котлау өчен хакимият башлыгы Марсель Шәйдуллин да килгән иде, ул җыелган халыкка сәламәтлек, тынычлык, илләребезгә муллык теләп котлаганнан соң, бәйрәм намазы укылды, тәкбир әйтелде. Аннары соң кардәшләребез учакта пешкән пылау авыз итеп, өйләренә туганнарын, балаларын котларга таралыштылар.
Сәгать унбердә исә, хакимият тарафыннан, Акчарлак ресторанында 160 кешелек бәйрәм табыны әзерләнгән иде.
Ай буе Ураза тотып, таравих намазларына йөргән әби-бабайларыбыз, апа-абыйларыбыз мул табыннар артына җыелышып, Коръән укыдылар, хакимият башлыгы Марсель Шәйдуллинның котлавын һәм имам-мөхтәсиб Азат Талибуллинның вәгазен тыңладылар. Мәҗелес ахырында: “Киләсе елларда да Аллаһ Тәгалә барыбызга да Рамазан айларында кабат очрашырга һәм бергә-бергә Уразалар тотарга насыйп итсен иде”, дип дога кылып тәмамланды.

Шулай ук мөхтәсибәт, халыкны социаль яклау үзәге  белән берлектә, кергән фитыр садакасына, мохтаҗлар өчен ризык тутырлган 60 пакет таратты.

Көннең икенче яртысында Мәдәният Сараенда балалар өчен бәйрәм чарасы оештырылды.

no images were found

 

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.