Архивы рубрики ‘Мәчетләр тарихы’

Әлкәй авылы мәчете тарихы

Мәчет тарихы авыл тарихы белән тыгыз бәйләнеп бара. Элеккеге мәгълуматлар буенча 2008 елда Әлкәй авылынын 265 еллыгын билгеләп үтсәк тә, яңа чыганаклар буенча (бу чыганакларны авыл кешеләре–«Төлке чапкан — шул ук Әлкәй» китабы авторлары Миләушә һәм Закировлар архивлардан эзләп таптылар) 1690 елларда ук авыл булган дип уйланыла. Самарада губерна мәчетләре турындагы 1876 елга караган ведомостьтә […]

Сәпәй мәчетенең тарихы һәм бүгенге тормышы

Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, доцент Солтанов Мирфаяз Мирхаҗиян улы эзләнүләре һәм тикшерүе буенча Элеккеге заманнарда балаларны тәрбияләү, яшь буынга беренче гореф-гадәтләр һәм ислам диненең нигезләре турындагы мәгълүматләрне бирү мәдрәсә һәм мәктәпләргә йөкләнгән булган. Мөселман җирләрендә белем бирү йортлары ике төрле аталган: берсе “мәдрәсә”, ә икенчесе “мәктәп”. Мәктәп мәчет тарафыннан оештырылган һәм анда 7 яшьтән 13 […]

Чалтаймас авылында мәчет ачылышына чакырабыз

26 сентябрь көнне сәгать 10.00 Азнакай районы Карамалы Елга (Чалтаймас) авылында мәчет ачу тантанасы була. Әлеге бәйрәмгә барлык авылдашларны, дин кардәшләрне, шулай ук шушы авылда туып үсеп, хәзерге вакытта читтә яшәүче якташларны чакырып калабыз. Изге эштә бергә булыйк!    

Һәр авылның үткәне бар….

Һәр нигезнең, һәр авылның, Һәр каланың үткәне бар… Гыйбрәт алырлык мирасның Калганы бар, киткәне бар… Туган ил, Туган җир.. Туган илеңне ярату иң элек гаиләңнән, үз авылыңнан башлана. Ата-бабалар узган юл- үз халкың тарихы, ил тарихы ул. “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”,- дигән бөек мәгърифәтчебез Мәрҗәни. Истәлекләрнең төрлесе бар. Кемдер аларны мемуарларга терки, кемдер аларга […]

Мәсгут авылы мәчете

Мәллә елгасы буенда урнашкан Мәсгут авылында халык күп яшәгән,  инеш авылны түбән очка һәм югары очка бүлгән. Халык күп булу сәбәпле 2 мәхәллә оешып, анда 2 мәчет гөрләп эшләп торган. Бер мәчет хәзерге мәктәп кырыендарак булса, икенчесе — бабайлар элек үзләре сайлап алган урында, бүгенге көндә эшләп торучы мәчет урынында булган. Авылыбызда яшәүче өлкән яшьтәге […]

Әсәй авылы мәчете

Тарихи документлар буенча, Петр I хакимияткә килгән вакытта ук, ягъни 17 нче гасырда, Азнакай районының Әсәй авылында мәчет ачылуы мәгълүм, ул 1696 ел була. 1865 елдан указлы мулла Шәрәфетдинов Мәхмүт. 1889 елда Әсәй авылында ике мәчет була. 1900 елдан соңгы чорда авылда дини йолаларны алып барган муллаларның исемнәре  мәгълүм: Шәрәфетдин Вахитов, Әхмәтшә Әхмәтҗанов, Мөхәммәтгәрәй Садыйков. […]

Уразай авылы мәчетләре

Азнакай районының Уразай авылы, элекеге гасырлардан ук,  ике мәчетле авыллар исемлегенә кергән. Беренче мәчет Азнакай ягыннан кергәндә сул якта була, аның хәтта мәдрәсәсе дә булуы мәгълүм, соңрак ул мәдрәсәне тегермән итеп үзгәртәләр (бу бина бүгенге көндә дә сакланып калган!). Совет чорында мәчет урыны буш тора, бары тик 1994 елны гына монда «Уразай» җәмгыяте директоры һәм […]

Туйкә авылы мәчете

Туйкә авылында 1900 елларга кадәр манаралы зур мәчетләр булмый, намаз укулар гади йортларда бара. 1900 елда бер боярның өч бүлмәле итеп, юкә агачыннан буратылган бурасын сатып алалар, шуны алып кайтып түбән очта манаралы мәчет салына. Ләкин бу мәчеткә бар авыл халкы сыймый башлый . 1908 еллар тирәсендә югары оч мәхәлләсе өчен тагын бер мәчет салына. […]

Кәкре Елга авылы мәчете

Кәкре Елга авылында Совет власте елларына кадәр булган чорда — ике мәчет, Кәтем авылында бер мәчет эшләгән. Мәчетләр өчесе дә яхшы агач материалдан булган. Ул мәчетләрдә укымышлы, культуралы Солтангәрәй һәм Сәетбаттал исемле муллалар халыкка хезмәт күрсәткәннәр. Авылыбызда дин бик кыенлыклар белән булса да сакланып калды, ачыктан-ачык укулар булмаса да, аерым йортларда Җомга намазлары укылды. Ул […]

История строительства мечети Азнакаево

Из истории известно, что в 1878 году, тогда ещё в деревне Азнакаевской,  были две мечети. Затем была революция, репрессии, мечети разрушили, но даже в советское время, когда религия была под запретом, верующие собирались в домах и тайно читали пятничные и праздничные намазы. Это подтверждают нынешние наши бабушки и дедушки, тогда они ещё сами были молодыми […]