Архивы рубрики ‘Вакыйгалар’

Ак мәчеттә кызлар лагере тәмамланды

Менә көтеп алган җәйләребез дә үтеп бара, бу җәйдә һәркемнең дә истә калырлык, ел буе сагынырлык мизгелләре булгандыр, дип ышанабыз. Азнакайның Ак мәчет лагеренә йөргән кызларыбыз да шундый җылы һәм матур көннәрне сагыначакбыз, дип кайтып киттеләр. Августның дүртесеннән унҗидесенә кадәр мәчеткә килеп, Ислам нигезләрен, намазлар, догалар һәм сүрәләр, пәйгамбәрләр тарихын өйрәнделәр кызлар.

Октябрь Бүләк мәчетенә бер ел

Соңгы елларда Азнакайда татар авылларында күпләп мәчетләр ачыла, искеләре төзекләндерелә. Халкыбызга дини йолаларны башкару өчен, көнгә биш вакыт намаз һәм Җомга намазлары уку өчен бу бик яхшы мөмкинлек. Өстәвенә кайбер авылларда өлкәннәр һәм балалар өчен дин гыйлемен өйрәтү буенча да эшләр алып барыла.

Ак мәчеттә кызлар лагеры ачылды

Бүген, 4 август көнне, Азнакай шәһәренең Ак мәчетендә мәктәп яшендәге кыз балалар өчен җәйге дини-тәрбияви лагерь ачылды. Монда ике атна буена кызларны әдәп-әхлакка, гарәп язуына өйрәтерләр, догалар, сүрәләр ятлатырлар дип ниятләнә. Шулай ук балалар тәрбияче апалары белән бергәләп өйлә намазын укырлар, төрле конкурслар, мастер класслар оештырылыр дип тә көтелә. Балаларны көнгә өч тапкыр ашату да […]

Фоат Шакировны искә алу мәҗелесе

Шимбә көнне Ак мәчет ашханәсенә бик күп мөселман кардәшләребез җыелган иде. Ник дигәндә, бу көнне, 80 нче елларда Азнакай шәһәренең үзәк мәчетен төзүдә башлап йөргән һәм күп еллар буе динебезгә хезмәт иткән, ел саен корбан чалып, мохтаҗларга тараткан,  Фоат Шакировны искә алу мәҗелесе булды.

Мөселман яшьләре веломарафонда катнашты

Бүген, 30 июль көнне, Азнакайда “Яшьләр коррупциягә һәм экстремизмга каршы” шигаре астында веломарофон узды. Марофонда Азнакай мөхтәсибәте активистлары да катнашты. Алар өйлә намазын укып Зәңгәр мәчет яныннан старт алдылар һәм шәһәребез буйлап Ак мәчеткә кадәр килделәр.  «Әлеге марафонда катнашуыбызның төп максаты: яшьләргә Ислам дине сәламәт яшәү рәвешенә чакыруын һәм җәмгыять тормышында актив катнашырга кирәклеген аңлату […]

Ураза байрам в Азнакево прошел активно

В честь празднования Ураза байрам, 28 июля мусульмане Азнакаево провели несколько торжественных мероприятий. Праздик начался с утреннего намаза и вагаза. В семь часов в мечетях города и района был прочитан Гает-намаз. В центральную мечеть города, для поздравления прихожан пришел глава муниципального района Марсель Шайдуллин. Он в своей речи пожелал всем здоровья, душевного спокойствия, мира и […]