Азнакай Мөхтәсибәте каршында оешкан «Иман» мөслимәләр үзәге сезне үзенә чакыра

19news14122011.200x200Азнакай мөхтәсибәте каршында оешкан «Иман» мөслимәләр үзәге үз эшен төрле өлкәләрдә башлап җибәрде.
Иң беренче чиратта мөслимәләр балалар һәм хатын-кызларны тәрбияләү, аларга һәръяклап ярдәм итү өстендә эш алып бара.
Хәзерге вакытта, Ак мәчеттә, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әниләре белән эшләү, кечкенә балалар өчен мавыктыргыч һәм тәрбияви формада дәресләр үткәрү, матур һәм моңлы итеп мөнәҗәтләр әйтергә өйрәнү дәресләре башланып китте.
Шулай ук мохтаҗларга кием һәм көндәлек кирәк-яракларны җыю һәм тарату оештырылды.
Киләчәктә яучылык хезмәте күрсәтү һәм яшьләрне гаилә тормышына әзерләү өчен тәрбияви курслар алып бару да планда тора.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.