Чалпы авылы мәчетендә зур бәйрәм узды

DSC0022210 май көнне Азнакай районы Чалпы авылы мәчетендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм һәм балаларның уку елы тәмамлануга багышланган милли “Балалар сабантуе” узды.
Әлеге ике бәйрәмгә багышлап үткәрелгән чара икенче тапкыр уздырылды. Авылдашларга чакыру кәгазьләрен балалар алдагы көннәрдә таратып чыктылар. Бәйрәмне тантаналы рәвештә авылның имам – хатыйбы Зөфәр хәзрәт Хәйбрахманов ачып җибәрде, аннан соң мәҗелесне Азнакай районы һәм шәһәре мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин Коръән уку белән дәвам итте.
Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш казые Марат хәзрәт Мәрданшин килгән кунакларны Җиңү бәйрәме белән котлады. Ул үз вәгазендә: “Ватанны ярату иманнан” — дигән пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисен китереп, туган илеңне ярату ничек булуын аңлатып китте.
Шулай ук Марат хәзрәт Чалпы авылы мәчетендә белем алган балаларны уку елы тәмамлануы белән котлап, «Һидәятле, туры юлның ахыры — шатлык һәм җәннәт» — дигән Коръән аяте китереп балалар өчен дә үз киңәшләрен биреп китте. Ислам тәрбиясе алган, әхлаклы балалар әти-әниләренә ихтирамлы булырлар, аларны хөрмәт итәрләр, әти-әниләренә үлгәннән соң да изге хәер-догада булырлар, гаиләләрнең дәвамы – балаларда, җәмгыятебезнең киләчәге дә тәрбияле әхлаклы балалар кулында дип вәгазен тәмамлады.
Моннан соң балалар да да килгән кунакларны Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән котладылап, килгән тыл ветераннарына “Сезнең изгелекләрегез югалмас” — дип, чын күңелдән үзләренең рәхмәтләрен әйттеләр.
Кичәнең иң дулкынландыргыч мизгеле әлбәттә: балаларның Коръән сүрәләре укып, Бөек Ватан сугышында үлеп калган батырларга, сугыштан кайтып та, безнең арада хәзер инде исән булмаучы ветераннар рухына багышлап дога кылу булгандыр. Балалар аларга үзләренең рәхмәтләрен белдерделәр һәм сугышлар башка кабатланмасын иде дип үзләренең ихлас теләкләрен теләделәр.
Аннан соң балалар ел дәвамында өйрәнгән иман, ислам шартларын мөнәҗәтләр һәм шигырьләр белән әйттеләр, изгелек кылу турында тамашалар күрсәтеп киттеләр. Һәрвакыт Аллаһны зекер итәргә, фарызларны үтәргә кирәк булуы турында җыр белән үзләренең чыгышларын тәмамладылар.
Уку елы башында дәресләрне сәбәпсез калдырмаган, тырышып укыган, мәчет уздырган чараларда актив катнашкан балаларга, уку елы тәмамлангач бүләкләр биреләчәк дигән вәгъдә бирелгән иде. Шул вәгъдә нигезендә 7 укучы балага истәлекле бүләкләр тапшырылды. Укытуга ярдәм иткән Илһамия ханымга, яше олы булуга карамастан, атна саен тәмле коймак, пироглар пешереп сабыйларны сыйлаган Җәннәт әбигә, рәхмәт әйтеп истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук җәйге балалар лагерендә ярдәм иткән Земфира апа белән Розалия апага да аерым рәхмәт әйтеп, бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәмнең котлау өлеше тәмамланып Чалпы авылының иң тәмле бәлеш пешерүчеләре пешергән бәлешләр ашап сыйлангач, өйлә намазын укып, балалар Сабантуй бәйрәменә чыктылар.
Сабантуйда балалар милли уеннарда, бәйгеләрдә катнаштылар, җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Балалар тагын бер тапкыр чәй эчеп, мәчетне җыештырып икенде җиткәндә генә таралыштылар.
Балаларга бүләкләр алуда Азнакай шәһәренең Зәңгәр мәчете, “Зәкәт” фонды һәм башка бик күп мөселманнар ярдәм итте. Рәхмәт аларга.
Без балаларның күңеленә беренче дини орлыкларны салдык. Борынгы бабаларыбыздан калган милли йола: сабан орлыгы чәчкәч бабаларыбыз Аллаһка шөкер итеп, шушы орлыкларны үстерүне Аллаһка тапшырып бәйрәм уздырып, ял итеп ала торган булганнар. Ул “Сабан-туе” дип аталган. Менә без дә иман орлыкларын балаларның күңелләренә салгач, аны үстерүне Аллаһның Үзенә тапшырып Сабантуй уздырдык.
Бала туу белән, аңа әти-әнисе дөньяви гыйлем бирә башлый. Ләкин моның белән бергә алар аңа дини гыйлемне дә өйрәтергә бурычлы, әдәп тәрбияләргә тиешле. Балага дини гыйлем бирелмәсә, ата-ана вазифасы үтәлмәгән була. Ата-ананың үзенең гыйлем өйрәтерлек белеме юк икән ул баланы моны булдыра алырдай башка берәүгә алып барырга тиеш. Шул чагында ата-ана өстеннән бурыч төшә. Ләкин моны бөтен әти-әни аңламый, белми, яки белсәләр дә — үтәмиләр. Гыйлемгә игътибарсызлык, вакытны бушка үткәрү нәтиҗәсендә кеше үзенә генә түгел, бәлки, киләчәк буынга да, җәмгыятькә дә зыян китерә. Гыйлемең күпме тирән һәм күп булса — шулкадәр дөньяда яшәү кызыклы, тормышта үз урыныңны табу җиңел. Һәр белемнең үзенең кирәге бар: дөньяви мәктәптә алган белем, — югары уку йортында укыганда кирәк булса, дини гыйлем (иң мөһим гыйлем) – дөньяда дөрес яшәп, ахирәт өчен кирәк. Дини гыйлемнең дөньяви тормышның мәгънәсең аңларга, дөрес яшәргә өйрәтүдә һәм ахирәткә үзеңне әзерләүдә әһәмияте әйтеп бетергесез зур.
Балалар тәрбиясе хакында Аллаһы Тәгаләнең илчесе Мөхәммәд (с.г.в.) балаларга гаять зур мәртәбә һәм әһәмият бирә иде, шуның өчен үзенең бер мөбәрак хәдисендә: «Балаларыгызга кадер-хөрмәт күрсәтегез, аларны асыл кешеләр итеп тәрбияләгез»,- дигән. Димәк пәйгамбәребезнең бу хәдисеннән аңлашыла ки, ата-аналар өчен бала тәрбияләү эше — иң төп, иң изге бурыч булып тора. Ләкин балаларга тәрбия бирү эше гадәттән тыш авыр. Шуның өченме, чын кешелек һәм чын ислам тәрбиясен бирү бик сирәк ата-аналарга насыйп була. Бездә фәкать ислам тәрбиясе белән генә гүзәл югары әхлаклы чын кеше үстерергә мөмкин.
Хөрмәтле җәмәгать! Әйтәсе килгән сүзем шул: үзебез дә һәм балаларыбыз да Аллаһы Тәгаләнең юлында булып, ислам дине кушканча яшәргә тырышыйк! Балаларга дини гыйлемне үзегез өйрәтә алмасагыз, мәчет- мәдрәсәләргә китерегез. “Балалар анда йөрергә теләмиләр бит” дип әйтүчеләрдән сорыйсым килә: “Ә аларның мәктәпкә укырга барасылары киләме соң?”. Аларны үз иркенә куйсаң алар мәктәпкә дә бармаслар иде. Мәктәпкә ничек җибәрсәк, мәчеткә барырга да шулай итеп кушыйк. Әти-әниләрне хөрмәтләүне, тәртипле –әдәпле булуны, аракы эчәргә, урларга ярамаганын һ.б. Аллаһны танытып, Аңа бәйләп мәчетләрдә укытабыз. Үзебезнең артыбыздан рухларыбызны шатландырып торырдай, изге дога кылучы балалар калдырыйк! Калган гомерләребезне изгелекләрдә үткәрергә тырышыйк! Иң әүвәле үзебезне, җәмгыятебезне төзекләндерик, савыктырыйк! Кеше ни чәчсә — шуны урачак. Басуга чүп үләне чәчеп, гөл үсүен көткән адәмне, акыллы диеп булмый. Үзе гыйлем өйрәнмәгән һәм шуны балаларына да өйрәтмәгән, динсез, әхлаксыз кеше ватан — ил өчен дә файдалы кеше була алмас!

Гөлшат Шәйхулова — мөгаллимә.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.