Әсәй авылы мәчете

АсеевоТарихи документлар буенча, Петр I хакимияткә килгән вакытта ук, ягъни 17 нче гасырда, Азнакай районының Әсәй авылында мәчет ачылуы мәгълүм, ул 1696 ел була.

1865 елдан указлы мулла Шәрәфетдинов Мәхмүт.

1889 елда Әсәй авылында ике мәчет була.

1900 елдан соңгы чорда авылда дини йолаларны алып барган муллаларның исемнәре  мәгълүм: Шәрәфетдин Вахитов, Әхмәтшә Әхмәтҗанов, Мөхәммәтгәрәй Садыйков. Мөәзиннәр: Гәрәйша Шәрәфетдинов, Латыйфулла Әхмәтҗанов, Бикташев Хафиз.

1910-1911 елларда яңа мәчет ачыла, аны Габдәрәхим хаҗи Габделкәримов салдыра. Митрәй авылыннан килгән Хәмзә исемле кеше имам була, Заһидулла Мотыйгуллин мөәзин була.1910 елда Әсәй авылында өч мәчет, өч мәктәп, өч су тегермәне  була.
1994 елда Әсәйдә, авыл халкы һәм читтә яшәүче авылдашлар көче белән, яңа мәчет төзелә башлый. Мәчетнең проектын Шагиев Наил Фазыл улы эшли, шулай ук төзелештә актив катнашучыларны да искә аласы килә: Галиев Хәлил, Гыйздәтуллин Әнәс, Шакиров Айрат, Хәйруллин Мәхәсим, Гарифуллин Сагидулла, Фарукшин Нәҗип, Галиев Самат, Расих Шакиров.

1994 елның 23 сентябрендә яңа мәчет ачыла. Мәчетне төзегәндә совхоз директоры Илсөяр Закировның да ярдәме зур була.
Мәчет ачылгач имам вазифаларын Әхмәдиев Гариф, Зарипов Галим (Митрәй авылыннан) башкаралар. Соңрак Азнакайның Ак мәчете мәдрәсәсендә белем алган Радик Мотыйгуллин имам-хатип итеп сайланыла. Ул 12 ел бе авыл халкын дин юлына чакыра, Җомга һәм бәйрәм намазларын үткәрә, балаларны җыеп укыта. Ул вафат булгач, Мөхәммәтов Рафис хәзрәт дини йолаларны башкаруны үз өстенә ала.
Бүгенге көндә Әсәй авылы мәчете буш тормый, кыш көннәрендә укулар оештырыла, җәй көне балалар өчен дини-тәрбияви лагерьлар үткәрелә, Корбан гаетләре, Мәүлид ашлары һәр елны оештырыла.
Автор: Саргузина Назира Зәки кызы, ветеран укытучы.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.