Фоат Шакировны искә алу мәҗелесе

Линуза апа беләнШимбә көнне Ак мәчет ашханәсенә бик күп мөселман кардәшләребез җыелган иде. Ник дигәндә, бу көнне, 80 нче елларда Азнакай шәһәренең үзәк мәчетен төзүдә башлап йөргән һәм күп еллар буе динебезгә хезмәт иткән, ел саен корбан чалып, мохтаҗларга тараткан,  Фоат Шакировны искә алу мәҗелесе булды.

Бирегә Фоат абыйның тормыш иптәше Линуза апа, аның туганнары һәм тагын алтмыштан артык кеше килгән иде. Мәҗелес башланганда Коръән аятләре укып, дога кылынды, мәрхүмне җылы, яхшы сүзләр белән искә төшерелде.
Исән чагында ни хәтле күбрәк изгелекләр кылсаң, үзең вафат булгач сине шуның хәтле кеше искә алып дога кылыр, ул изге күңелле бәндә иде дияр. Барыбызга да шундый яхшы күңелле һәм ихласлы булырга, көчебездән килгәнчә халыкка ярдәм итеп яшәргә насыйп булсын иде.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.

Скачать готика 2 оригинал, gothic 2 ночь ворона скачать - готика скачать