Фотоконкурс өчен тавыш бирү башлана

Авылым мәчете РТБисмилләһир рахмәнир рахим, дип яңа фотоконкурсыбызда тавыш бирүне башлап җибәрәбез дуслар!

Тавыш бирү 1 — 15 декабрь аралыгында узачак. Барлыгы 9 районнан 12 конкурсантыбыз бар.

Шуны да искә төшереп китик, безнең максат иң МАТУР ФОТОНЫ ачыклау, ә мәчетләребез барысы да бик күркәм, иң мөхиме — аларда намаз укыла, барыбызның исәнлеге, илебезнең тынычлыгы өчен дога кылына. Бала туса да, никах укылса да, туганыбызны соңгы юлга озатсак та, мәчетләребезгә киләбез, гыйбадәт кылабыз. Шуны да истә тотыгыз: дөньяның кайсы гына почмагына барсак та мәчеткә кереп намаз укып, тынычланып, чистарынып чыгарга мөмкин.

Шулай итеп, әйдәгез тыныч кына, «накрутка» ясамыйча гына, бер-беребез арасында дуслыкны саклап тавыш бирик. Бүләкләр һәр катнашучыга да булачак, иншә Аллаһ.

Бер фото өчен бары тик бер тапкыр гына тавыш бирергә мөмкин!

За одну фотографию можно голосовать только один раз!

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.