Азнакай шәһәрендә беренче мәчетне төзегән Әхәт Рәхимов вафат

aznakaevo mechetДинебез үсешенә зур өлеш керткән мөхтәрәм дин әһеле Габделәхәт Рәхимов бакыйлыкка күчте.
Әхәт абый, Аллаһның  ярдәме белән,
1988-1989 елларда Азнакай шәһәрендә беренче мәчетне төзегән,
1990-1992 елларда Ак мәчетне төзүдә башлап йөргән, барлык оешма җитәкчеләре белән уртак тел табып, төзү материалларын алып кайткан, документация эшләрен алып барган.
Ул Азнакай өммәтенә зур тырышлык белән хезмәт иткән, дини алгарыш өчен күп көчен куйган.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) «Әгәр дә берәр кеше мәчет төзесә, Аллаһ Тәгалә аның өчен Җәннәттә йорт төзер», — дип әйткән.
Раббыбыз мәрхүмнең урынын җәннәт түрләреннән итсен иде. Һәммәбезне Аллаһы Тәгалә яратты һәм һәрберебез аңар кайтачак.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.