Азнакай мөслимәләре «Гыйлем нуры» кубогын алып кайты

CF0mr7LQ7aMҮткән ялларда Азнакай мөхтәсибәтенең «Кәүсәр» мөслимәләр командасы Лениногорск шәһәрендә узган «Гыйлем нуры» төбәк викторинасында катнашты. Әлеге чарага шулай ук Бөгелмә, Лениногорск, Урыссу, Баулы шәһәрләре командалары килгән иде. Катнашучы командалар бик көчле булуына карамастан, Азнакай хатын-кызлары да үзләрен сынатмады, көндәшләре арасында иң күп балл җыеп беренчелекне яулады.
«Сораулар бик катлаулы булды, ләкин аларның Һәрберсен тормыш белән бәйләп аңлатырга мөмкин иде, Аллаһның ярдәме белән, беренче тапкыр катнашып җиңү яуларга насыйп булды безгә» — дип аңлатып киттеләр безгә «Кәүсәр» командасы мөслимәләре.
Без исә аларны чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз!

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.