Хаҗия белән очрашу

Азнакаево 2 махалляХаҗга барып кайткан туганнар, дуслар белән һәрберебез очрашырга, анда күргәннәрне сорашырга тели.
Менә без дә Азнакайның икенче мәхәлләсендә узган, күпләрнең остазы, укытучысы булган Хәдиҗә Шәрәфетдинова белән бик кызыксынып һәм дулкынланып очрашырга бардык. Шул очрашу хакында сезгә дә сөйләп узасыбыз килә.
Икенче мәхәллә мәдрәсәсенең зур, якты классында Хәдиҗә абыстайның шәкертләре, шәкертләренең шәкертләре җыелган иде.
- Хаҗга бару күптәнге хыялым иде, — дип сөйләп китте җыелган кардәшләренә хаҗия Хәдиҗә ханым, — Аллаһ Тәгалә догаларыбызны кабул итте, әлхәмдүлилләһ, быел улым белән бергә хаҗ кылырга насыйп булды.
Кешедә һәрвакыт курку хисе бар “авыр булмас микән, ничек башкарып чыгармын микән” дигән шик-шөбхәләр килә күңелгә, ләкин Аллаһ Тәгалә шулкадәр ярдәм итә бәндәләренә, хәтта синең телләңне дә аңламаган кешеләр кирәк чакта сиңа ярдәмгә килә, андагы кардәшлек, мәрхәмәт хисе әйтеп бетергесез зур.
Мәккә бик нурлы, якты шәһәр. Әл-харам мәчетенә кергәндә үз-үзеңне кулда тотарга өйрәнәсең, хәтта бер кирәкмәгән уй да килергә тиеш түгел күңелеңә. Гыйбәдатнең бөтен нечкәлекләрен аңлыйсың монда. Ә Кәгъбә әйләнәсендә тәваф кылу бигрәк тә күңелләрне йомшарта, Аллаһка карата мәхәббәт хисен тагын да тирәнәйтә торган гамәл.
Әл-харам мәчетендә шундый гаҗәеп мизгелләр булгалый, Аллаһның көч-кодрәтенә, мәрхәмәтенә тагын бер кат ышанасын. Мәсәлән, намазга азан әйткәч, барлык кешеләр дә азан догасы укыйлар, миллионлаган кеше сыйган, һәрвакыт гөж килеп торган мәчет эче тып-тын кала, шул чакны Әбәбил кошларының матур итеп сайраганын ишетергә була!
Мәдинә шәһәре исә бик йомшак, рәхәт шәһәр, аның үз һавасы бар. Монда Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) нең мәчете. Шул мәчет эчендә “Җәннәт бакчасы” бар, анда намаз уку бехетенә ирешкән һәркем сизгәне бардыр, үзенә күрә ничектер рәхәт итеп укыйсын намазны, хәтта тәнеңнең авырлыгы да югала.
Без, Татарстаннан килгән мөселманнар, Мәккәдә дә, Мәдинәдә дә намаздан соң үз илебезнең тынычлыгы, иминлеге өчен догалар кылдык, чөнки сугыш бара торган илләрдән килгән кардәшләребезне күреп күзләрдән яшьләр чыкты, күп кенә туклану урыннарында бу хаҗилар өчен өстәмә ризык та бирелә иде.
Гомумән алганда, Хаҗ кылу җиңел гамәл, иң мөхиме: ниятең дә, уйларың да, акчаң да чиста булсын. Кылган гөнахларың өчен алдан ук тәүбә итеп, Аллаһка тәүәккәлләп, һәр эшне башлар алдыннан дога кылып бару да бик кирәк, шулай итсәң юлың да, юлдашларың да яхшы була.
Менә шундый җылы әңгәмә, очрашу үтте икенче мәхәллә шәкертләре белән. Хаҗдан алып кайткан бүләкләрне өләшкәч, Хәдиҗә абыстай барыбызга да Зәм-зәм суы авыз иттерде, әлеге суны эчкәндә һәркем үзенең күңелендә булган изге теләкләрен, догаларын кылгандыр, мөгаен.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.