Хәләл стандарт комитеты Азнакайда

халяль в АзнакаевоБу көннәрдә Татарстаннын Хәләл стандарт комитетының директор урынбасары Ирек Зиганшин Азнакайда булып, хәләл тармакта эшләүче эшмәкәрләр белән очрашты. Очрашу барышында кибетләрдә сатылучы хәләл продукцияләрнең стандартларга туры килү-килмәве турында җитди сөйләшү булды. «Әгәр дә кибеткә «хәләл ризык» дип язылган икән, димәк анда сатылучы һәр ризык та тулысынча хәләл булырга тиеш. Моңа ит-колбаса продуктлары да, кондитер эшләнмәләре һәм тортлар да керә. Шулай ук  безнең комитетның хәләл эмблемасын куйганда, әлбәттә безнең белән киңәшләшергә һәм сертификат алырга кирәк», диде Ирек Зиганшин.

Очрашу барышында эшмәкәрләр һәм Хәләл стандартлары комитеты киләчәктә дә бергәләп эшләү турында килештеләр.

Татарстанның хәләл стандарт комитеты турында тулырак мәгълүматны сез http://halalrt.com/ сайтыннан белә аласыз.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.