Һәр авылның үткәне бар….

каракүл. биектау районыҺәр нигезнең, һәр авылның,
Һәр каланың үткәне бар…
Гыйбрәт алырлык мирасның
Калганы бар, киткәне бар…

Туган ил, Туган җир.. Туган илеңне ярату иң элек гаиләңнән, үз авылыңнан башлана. Ата-бабалар узган юл- үз халкың тарихы, ил тарихы ул.
“Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”,- дигән бөек мәгърифәтчебез Мәрҗәни.
Истәлекләрнең төрлесе бар. Кемдер аларны мемуарларга терки, кемдер аларга әдәби әсәр рәвеше бирә. Берәүләр һәр көнен фотога төшереп калырга ашыга. Узганыбызны чагылдыручы рәсемнәрне һәр өйдә диярлек очратырга була. Алар диварларда, альбомнарда саклана.
Мәчетебезнең 1970 нче елда төшерелгән фотосурәте дә бар.  Ул да үткәннәрнең кайтавазы булып саклана.

Авылымның үткәне турында бик күп белмәсәм дә, әби-бабаларым сөйләве буенча бик яхшы төшенәм – батыр йөрәкле, эшчән кешеләр күтәргән бу авылны. Әле дә булса элеккеге бай йортларының таш нигезләре кайбер йорт урыннарында сакланып калган. Касыйм мулланың нигезе, инде ничә дистә еллар үтсә дә, йорт булып тора. Җәмил мулланың келәтләре, коелары сакланган. Авылым кешеләре җир эшкәртү, хайван асрау белән шөгыльләнгән. Менә нинди безнең тамырлар – нык һәм тыгыз.
Фотосы сакланып калган мәчет 1876 нчы елда Вәли мулла тарафыннан салынган. Вәли мулла бик яхшы, гадел кеше булган. Ярлыларга һәрвакыт булышып, ярдәм итеп торган. Вәли мулладан соң мәчет аның энесе Җәмил муллага күчә. Җәмил мулла мәчетне карап тору, ягу кебек эшләрне башкарырга Шәрәфиев Баһави дигән кешегә тапшыра. Баһави- дини, игелекле карт. Аның йорты да мәчет белән янәшә генә була. Карт мәчетне җылыту өчен утынны Мари урманына кадәр барып ташый, иртә-кич мәчеткә утын яга. Шулай хезмәт итеп, ул гаиләсен туендыра.
Совет власте урнашкан чорда, 1930-40нчы елларда, дин белән дәүләт бергә кушылмас ике зур төшенчә була. Югары постларда хезмәт итүче кешеләр мәчетләргә йөрүне, анда укуны тыйганнар, хәтта мәчетләрне юк итү башланган. Авылларда мәчетләр юк ителгән. Безнең Каракүлгә дә андый кара көчләр килгәннәр. Мәчетләрне юк итәргә кирәклеген белдереп халыкны куркуга салып киткәннәр. Авылым халкы бердәм булып аларны авылга да кертмәгәннәр.
1930 нчы елда Җәмил мулланы кулга алырга киләләр. Мулла бик горур, батыр кеше була.
-Әйдә, кулга алырга килдек, җыен,- дигәч, ул горур гына:
-Кагылмагыз, мин үзем барам,-дип җавап бирә. Барлык авыл халкы җыелышып, Җәмил мулланы авыл башына кадәр озата барган. Мулла, соңгы тапкыр авыл ягына карап дога кылган, авылдашлары белән соңгы тапкыр хушлашкан. Җәмил мулланы сөргенгә озаталар, шул китүдән ул әйләнеп кайтмый, хәбәрсез югала.
Мәчет хуҗасыз, ятим кала. Шул елларда аны колхоз үзенә ала: бер ягын клуб итәләр, икенче якта- колхоз идарәсе. Совет чорында мәчет нинди генә вазифалар үтәми: клуб та, амбар да, склад та була. Авыл халкының җаны ничек түзде икән бу мәсхәрәләүләргә?!
1972 нче елда мәчетнең манарасы авыша башлый. Авыл халкы манара өйләргә егылып төшәр, дип куркып, колхоз рәисенә манараны кисү тәкъдиме белән бара. Рәис 4 кеше билгели. 1972 нче елның март аенда Каракүл авылының мәчет манарасын кисәләр. Мәчетне сүтеп, урынына клуб эшлиләр. Мәчетнең аен Мифтахов Гыйлаҗ абый җыеп куя, шушы көннәргә кадәр саклый. 2005 нче елда Гыйлаҗ абый тырышлыгы белән авылда яңа мәчет салына. Иске мәчетнең ае яңа мәчетнең манарасына урнаштырыла.

Автор: Рахманова Гүзәл Гатаулла  кызы, Биектау районы Айбаш урта мәктәбе китапханәчесе

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.