Хуш киләсең, айлар патшасы Рамазан!

t9GpEg6TiqYӘгүзе билләһи минәш-шайтанир-раҗим. Бисмилләһир-рахманир-рахим! Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!

Бөтен ислам галәме олуг кунак, айларның солтаны булган Рамазан аен көтә. Бәракәт һәм байлык, гафу һәм пакьлану ае. Рамазан һәр иманлы йөрәк өчен куаныч, һәр изге гамәл кылучыга шатлык. Бәлки кабул булган бер мизгел, бәндәне Раббысының ризалыгына ирештерер, хаталарын юк итәр. Айларның солтаны Рамазан да, өммәт өчен олуг нигъмәт, Аллаһның бәндәләренә пакьлану, күбрәк изгелекләр кылу, Аллаһның рәхмәтен кәсеп итү. Аллаһ Тәгалә бу айны башка айлар арасыннан Коръән иңдерү һәм фарыз руза өчен сайлап алды. Рамазан рузасын исламның бер рөкене, гөнаһ-хаталарның кичерелүенә сәбәп итте.

Һәр мөселманның тормышында түземсезлек белән көтеп алган вакыйга – Изге Рамазан, ураза вакыты, барлык гөнаһлардан арыну, кичерү, рухи яктан чистарыну ае башлана. Чын мәгънәсендә Аллаһ бүләк иткән көннәрдә, Рамазанның һәр сәгате, минутының кадерен белик, югары бәялик, кылган гамәлләребезнең асыл-мәгънәсен аңлап, зур җаваплылык белән үткәрик. Һәм һәрвакыт исебездән чыгармыйк, кылган барлык изгелекләребез өчен Раббыбызның безләргә рәхим-шәфкате киң булыр.

Бу көннәрдә үзебезнең әхлакый яшәешебезнең барча якты, уңай якларын рухи пакьләнүгә юнәлдерик.Рамазан – безгә Аллаһыбыз тарафыннан бүләк итеп бирелгән ай. Әмма шунысын да онытмыйк. Бу ай – сынау ае да. Аллаһы Тәгаләгә мәрхәмәтебез, аны зурлавыбыз исә, ул – якын кардәшләребезгә, ятимнәргә, мохтаҗларга, фәкыйрь-зәгыйфьләргә күрсәткән ярдәмебез. Тирә-ягыбыздагыларга самими, җылы мөнәсәбәт, киң күңелле, рәхимле булу – шул буладыр инде Рамазанның чын асыл-мәгънәсе. Кешеләргә ачык йөзебезне кызганмыйк, мохтаҗларга кулдан килгәнчә ярдәм итик, шул рәвешле, аларның да күңелләрен күреп, шатлык өләшик, әби-бабай, әти-әни, туганнарыбызның хәлләрен белик, аларны да Рамазан ае белән котларга онытмыйк. Шул вакытта безне кайгы-хәсрәтләр, кыенлыклар читләтеп узар, теләкләребез кабул булыр.

Безнең төрлебез-төрле шәһәр-авылларда, бистәләрдә яши, тормыш рәвешләребез дә һәркемнең үзенчә, уй-фикерләребез, хис-тойгыларыбыз да – төрлечә. Ә менә Рамазан ае шундый ай ки, бу дәвердә, шул мизгелләрдә һәртөрле каршылыклар юкка чыга, йөрәкләребез дә әйтерсең лә бер сулышта – рухи пакьлеккә омтылу, асылыңны аңлау, Раббыбызга карата ихлас булу юнәлешен таба кебек. Рамазан аен Аллаһы Тәгалә һәм аның рәсүле кушканча үтәргә тырышыйк. Мөселман кеше бертуктаусыз Коръән Кәрим чишмәләреннән сугарылып тора. Рәсүлебез үзенең өммәтен, әгәр Коръәнне үзләренә юлбашчы итеп тотсалар, адашмаячаклары турындагы хәбәр белән сөендергән. Рамазан шәриф аенда Пәйгамбәребез галәйһис-сәләм Аллаһ тарафыннан җибәрелгән Җәбраил фәрештәдән Коръән кәрим дәресләрен алган. Шуңа күрә бу ай һәрбер мөселман өчен дәрес ае булса иде.

Азнакай шәһәре һәм районы мөхтәсибәте, аңа караган мәчет-мәхәллә имамнары, мәдрәсә мөгалимнәре һәм шәхсән үз исемемнән, мөхтәрәм райондашларыбызны, дин кардәшләребезне Рамазан ае белән тәбрик итәм. Раббыбыздан, безгә, барчабызга, барлык халыкларга да тынычлык вә шатлык, бәхет-сәгадәт, һәр йортка иминлек, иркен һәм мул тормыш бүләк итүен сорыйм. Ураза аен бар фазыйләтләрен дә үтәп, чын ихлас күңел, сабырлык белән уздырырга насыйп әйләсә иде. Районыбызга ,газиз ватаныбыз Татарстанга, Россия Федерациясенә, барча галәмгә муллык, тынычлык телим. Рамазан ае мөбарәк булсын!

Олуг ихтирам белән, Азнакай шәһәре һәм районы мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.