Азнакай районы имамнары төбәк казые Марат хәзрәт Марданшин белән очраштылар

DSC01294“Ий , мөэминнэр! Барчаларыгызда берләшкән хәлегездә Аллаһ арканына, ягъни Аның диненә ныклап ябышыгыз һәм һич тә аерылмагыз!”
Коръән Кәримнең Гыймран сүрәсе 103 аятендэ китерелгән бу аят шушы көннәрдә шәһәребезнең Ак мәчетендә авыл имамнары катнашында узган зур җыелышның төп темасы иде.
Җыелыш күңелле вакыйгалар белән башланып китте. Озак еллар Мәсәгүт авылында имам булып эшләп, 80 яшьен тутыручы Кәбир хәзрәтне, Әгер авылы имамы Мирзасалих хәзрәтне туган көннәре белэн Азнакай шәһәре һэм районы мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин котлады.
Район һәм шәһэр башлыгы урынбасары Нәжәт Максутович олы юбилейлары уңаеннан һәм район җирлегендэ ислам динен халыкка таратуда намуслы дини эшчәнлекләре өчен Шайдуллин М.З исеменнән рәхмәт хатлары тапшырды.
Республиканың көньяк-көнчыгыш казые Марат хэзрэт Марданшин шулай ук казыят исеменнэн рәхмәт хатлары тапшырды. Мөхтәсиб Азат хәзрәт авыл имамнарын яңа сайлап куелган Азнакай шәһәре һәм районы мөхтэсибәтенең урынбасарлары белэн таныштырды.
Мөхтәсибәттә дәгъвәт буенча җаваплы итеп Яңа Юл мәхәлләсе имамы Габделнур хәзрәт Шайдуллин билгеләнде, уку-укыту буенча җаваплы итеп Актубә бистәсе имамы Рәмис хәзрәт Ханов билгеләнде, нәсихәт һәм матбугат буенча Татшуган авылы имамы Равил хәзрәт Дәуләтов билгеләнде, яшьләр һэм спорт эшләре буенча Күктәкә авылы имамы Ришат хәзрәт Зәкиев һәм Рөстәм хәзрәт Шакиров билгеләнде.
Казыебыз Марат хәзрәт яңа составтагы мөхтәсибәткә район, шәһәр җирлегендә динне куәтләудә зур уңышлар теләде. Төбәк казые буларак казыятнең эшчәнлеге белэн якыннанырак таныштырды, шулай ук үзенең урынбасарларын имамнарга тәкъдим итте. Халык арасында бик еш очрый торган авыр чишелеш таба торган дини мәсәләләрне аңлатты, авыл имамнарның һәрбер сорауларына бәйнә-бәйнә төгәл җавап бирде. Казый Марат хәзрәтнең һәр җавабы дини вәгазь белән үрелеп барды. Чыгышының азагында барча имамнарны бер-беребез белән тату, бердәм булып динебезне халыкка җиткерүдә тырышлык күрсәтергә чакырды.

Равил хәзрәт Дәүләт, Татшуган авылы имамы,

Мөхтәсибәтнең нәсыйхәт һәм матбугат буенча урынбасары.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.