Изгелек изгелек булып кайта

dobroАллаһ Сөбханәкә үә Тәгалә әйтә: “Иман китереп Аллаһуга вә Аның рәсүленә итагать иткән, гөнаһлардан сакланып изге гамәлләр кылган кешеләрне генә түбәннәргә төшермибез, аларга һич киселми, кимеми торган мәңге җәннәт нигъмәтләредер (“Тин”, 6 аять).

Галимнәр изгелекне өч төргә бүлә:

1.​ Калеб, йөрәк белән изгелек итү, ягъни чын ихлас, ихтыярың, изге ниятең белән.

2.​ Тел белән ( мәрхәмәтлеклек, йомшаклык, татлы тел белән кешеләрне тынычландыру, киләчәккә өметләндерү).

3.​ Әгъзалар белән изгелек итү — карт-корыларга, гарипләргә, кулыннан эш килмәүчеләргә хуҗалык эшләрендә, транспортка менгәндә, төшкәндә булышу һ.б.

Болар дөнья өчен изгелек итүгә керә. Ахирәт өчен изгелек итү дә бар. Ул – кешеләрне Хак дингә чакыру, Аллаһны зекер итү, изге гамәл-гыйбадәтләр кылу. Аллаһы Тәгалә янә дә әйтә: “Ислам динендә, Коръән юлында файдалы эшләрне, изге гамәлләрне кылганы хәлдә Аллаһыга иман китерергә һәм кешеләрне Ислам динен кабул итәргә чакыручы мөселманнарның сүзеннән дә күркәмрәк, файдалырак сүз булырмы? Һәм ул һәркайда әйтәдер: “Мин мөселман, бу эшләрне эшләргә бурычлымын,”- дип. Ягъни бу эш һәр мөселманның бурычыдыр.”

Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Мәрхәмәт-изгелек кылмаган кешегә Аллаһ изгелек кылмас.” Ә бит изгелек изгелек булып кайтыр. Син яки сиңа изгелек кылган кеше күренсә аны шатланып каршы аласың, җәннәткә юлны якынайтасың. Кем изгелек кылудан читтә булса, җәһәннәмгә юлны якынайтыр, Аллаһ сакласын. Аллаһ Тәгалә безгә изге айлар, изге көннәр, изге кичәләр биргән, Миңа шөкрана, тәүбә-истигъфарлар кылсыннар, гөнаһлардан имин булсыннар дип. Изгелек үә яманлыкны карыйк. Аларның беренчесе саф иманлы булып, яхшы эшләр, изге гамәлләр кылып Ислам дине кушканча яшәү. Болар – Аллаһ җәннәткә күрсәткән туры юлның бизәкләре. Икенчесе – имансызлык, динсезлек, һәртөрле бозык эшләр, саранлык, дошманлык, төрле фетнәләр. Болары – җәһәннәмгә илтә торган, шайтан күрсәткән юлдыр. Аллаһы Тәгалә кешеләргә дөньяда яшәү өчен бөтен дөнья байлыкларын: киң нигъмәтләр, сулар өчен һава, эчәр өчен су бирде. Һава булмаса кеше санаулы минутлар эчендә, су булмаса санаулы көннәрдә вафат була. Аллаһ Тәгалә ике дөнья рәхмәтенә ирешү өчен олуг нигъмәте Коръән Кәримне бирде, пәйгамбәрләрен җибәрде. Бүген ни ашарга теләсәк — шул бар, ни эчәргә теләсәк – шул бар. Ә тормыштан һаман зарланабыз, шайтанны сөендерәбез. Аллаһы Тәгалә әйтә: “Әйт: “Аллаһ сезне юктан бар кылды (адәмне балчыктан) үә изге хак сүзне ишетмәк өчен колак бирде, үә гыйбрәтләрне күрмәк өчен күз бирде, үә фикерләп хак белән батылны аермак өчен күңел бирде. Бу нигъмәтләргә караганда сезнең шөкер итүләрегез бик аздыр.” Шөкрана кылмаганнар өчен Аллаһ борчыла. “Йәсин” сүрәсенең 12 аятендә әйтелә: “Тәхкыйк, Без үлекләрне торгызабыз үә аларның үлмәстән элек кылган яхшы (изге) үә яман әсәрләрен язабыз.” Мисал: Коръән белән гамәл кылучы дини балалар калдырса яки Ислам тәрбиясе биреп шәкертләр калдырса, Ислам файдасына мал калдырса, үзе үлгәннән соң да савап язылып торыр. Әгәр, киресенчә, тәүфыйксыз, хәрәмне хәләл дип ашый торган, гөнаһ эшләр эшли торган балалар калдырса, ул чагында балаларының кылган гөнаһлары аңа да язылыр. Балага дөрес тәрбия бирмәгән өчен.

Динебез Исламда изге гамәлләр кылырга вәгазьләүче аятьләр, һәм хәдисләр санап бетергесез. Чөнки Аллаһы Тәгалә иман үә гыйбадәтне фарыз кылган кеби, гамәл үә кәсепне дә фарыз кылды. Кеше көченнән килгәнчә дөньясы өчен дә, ахирәте өчен дә гамәл кылырга тиеш. Ә ахирәте өчен фәкать изге гамәл. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: “Изгелек кылыгыз! Изгелек кыла алмасагыз, изгелеккә чакырыгыз!” Таза, сәламәт кешенең көче, байлыгы бар. Ә картларның көче юк, байлыгы юк. Әмма тормыш тәҗрибәсе бар. Алар шуның белән изгелеккә, дингә, тәүфыйк-тәрбиягә чакыра. Олыларга хөрмәт булмаган җәмгыятьнең киләчәге үкенечле, мәрхәмәтсез. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Кешенең холкын күзәт, ә үзеңнекен төзәт,”- ди. Яхшылардан үрнәк алыйк, шулар дәрәҗәсенә ирешүне үзебезгә максат итик. Начарны күрсәк, аннан гыйбрәт алыйк: “Аллаһ сакласын, болай булырга язмасын!”- дип әйтик. Ә Ислам ул – рухи тәрбия. Нәтиҗә шул: изге гамәлләрдән мәхрүм икәнсең, тиз арада үзеңне кулга ал, Аллаһуга тәүбә итеп изгелеккә таба борыл. Раббыбыз – гафур-рәхим. Яшәү рәвешебезнең, гамәл-гыйбадәтләребезнең иң ахыр нәтиҗәсе – Ахирәт. Ахирәткә ышану кешеләрне изге эшләргә этәрә, башкалар белән яхшы торырга үгетли, дөнья авырлыкларына сабыр булырга өйрәтә. Аллаһы Тәгалә “Гасыр” сүрәсенең 3 аятендә әйтә: “Коръән өйрәткәнчә дөрес юл белән чын иман китереп Ислам динен кабул иткән, һәрвакыт изге гамәлләр кылган, Коръән дәлилләре белән хактан һич тә аерылмаска бер-берсен өндәшкән, тормыш үә дин мәшәкатьләренә килгән төрле авырлыкларга, бәла-казаларга өндәшкән хак мөселманнар гына зарарлануда, кимчелектә, хәсрәттә булмаслар,”- ди.

Изгелек кылырга кешенең ихтыяр көче җитми, кеше көчен, байлыгын югалтудан курка, шайтан коткысына бирелә. Коръән хәтта явызлык итүчегә дә, гөнаһлы кешегә дә изгелек итәргә куша. Фусиләт сүрәсендә әйтелә ки: “Әгәр явызлык итүчегә изгелек кылырга шайтан ирек бирмәсә, шайтанның шәреннән Аллаһуга сыгын, Ул сине шайтан вәсвәсәсеннән саклар, аннары явызлыкка каршы изгелек итә алырсың,”- ди. Бит Аллаһы Тәгалә ишетүче үә күрүчедер. Коръәндә янә дә әйтелә: “Әй, адәм балалары! Сезне ир белән хатыннан яраттым. Һәм сезне кабилә-кабилә, милләт-милләт, кавем-кавем итеп яраттым. Бер-берегезне таный алу, бер-берегез белән яхшы мөнәсәбәт төзү һәм бер-берегезгә изгелек кылу өчен, бер-берегезгә дошманлык кылу өчен түгел.”

Кирәк түгел безгә чиркәүләр яндыру, бер-беребезгә золымлык кылу. Чөнки ни кылсаң, шул үзеңә әйләнеп кайтачак.

2006 елда мәчеткә имам-мөхтәсиб булып килдем. Ихатада чүп җыярга контейнер юк. Бар, әмма төбе юк. Киттем коммуналь хуҗалыкка. Җитәкчесе Инсаф Сәет улы иде. Аллаһның рәхмәте булсын, җүн бәягә бирде. Ишек алдына чыктым – карап йөрим. Монда брусчатка – декоратив вак плитәләр ясыйлар икән. Тагы кердем. Чөнки мәчет верандасында баскыч белән ишек арасында 80 см. киңлегендә җир калган. “Үлчәп кв. метрын белеп кил,”- ди. Иңен, буен үлчәп алып бардым. Аллаһның рәхмәте булсын, хәзер ул гүр иясе инде, әйтте: “Синең аны җәяргә кешеләрең дә юктыр инде. Бар мәчетеңә кайт, үзем кешеләр дә, плитәләр дә җибәрермен.” Плитәләр төяп өч кеше килде, русча сөйләшә-сөйләшә җәйделәр, аяк-куллары сызлаусыз булсын. Шул вакыт кайбер мәгънәсез кешеләр: “Әсгать мәчетне урыслардан төзәттерә,”- дип гайбәт сөйләп йөрделәр. Ул бәндәләргә Аллаһ Раббым тәүфыйк бирсен.

Тагы бер гыйбрәт алырдай нәрсә язам. Илленче елларда Азнакай районы Сәләй авылына 30 меңчеләр сафында Краснов Заһидулланы рәис итеп авыл хуҗалыгын күтәрергә җибәрәләр. Бу агай олы кеше иде – Чапаев дивизиясендә хезмәт иткән. Авылда эш башлап җибәрде: теплица салдырды, кыш буе су мичкәләре белән су ташып бригада өйләрен җылытып торфтан чүлмәк суктык. Бабай тырышты. Ул ялгыз иде, авылдан келәш эзләп таба алмады. Аллаһ кушкандыр, өлкәдән авылга ике агроном кыз килде, шуның берсе Заһидулла хуҗаның хәләл җефете булды. Боларның бер кызлары дөньяга килде. Бабай сәламәтлеге какшау сәбәпле, эшеннән китте. Район үзәгеннән ( ул вакытта Азнакай шәһәр түгел иде) ике бүлмәле фатир бирделәр. Шушы фатирында Заһидулла бабай дөнья куйды, авыр туфрагы җиңел булсын. Үсеп буйга җиткәч, кызлары да гүр иясе булды. Ялгыз калган хатыны Нина Ивановна һәр җомга мәчеткә килә, хәер бирә, дога кылдыра. Мин аңа рәхмәтле. Ялгыз, мохтаҗга ярдәм итәсем килеп корбан чалганда корбан ите илтәм, гошер җыйсак аңа бәрәңгедән, кишердән, чөгендердән, кабактан өлеш чыгарам, Аллаһ разый булсын. Бу әби хәер китергән саен бүлмәгә керә, Заһидуллага дога кыл, ди. Догалар кабул булса иде. Русчалап, татарчалап сөйләп, рәхмәтләр әйтеп кайтарып җибәрәм. Соңга таба килүендә бу әйтә: “Әсгать хәзрәт, мин үләрмен. Заһидуллага кем дога кылыр, садака бирер? Үзем тыныч инде — фатирымны чиркәүгә яздырам, миңа шуннан молитва булыр,”- ди. Мин аңа: “Нина Ивановна, син фатирыңны икегә бүл, яртысын — христиан приходына, яртысын мөселман оешмасына – мәчеткә,”- дим. Аллаһыма мин рәхмәтле, Ул әйттергәндер. “Ой, син миңа дөрес киңәш бирдең,”- дип чыгып китте. Аллаһның рәхмәте, ике көннән мирас кәгазе тотып килеп керде. Үзе үлгәч фатирын сатып акчасын тигез итеп мәчет һәм чиркәүгә бирүне сораган.

Мин сайлау срогымны бетереп, сәламәтлегем булмау аркасында мөхтәсиблектән киттем. Яңа имам-мөхтәсибкә: “Миндә шундый-шундый кәгазь бар, сиңа бирәм,”- дигәч, ул әйтте: “Синдә торсын.” Әби дә дөнья куйды, мөхтәсиб тә алышынды. Яңа мөхтәсибкә: “Азат хәзрәт, миндә шундый-шундый васыятьнамә бар,”- дигәч, ул миңа килде. Васыятьнамәне аңа тапшырдым. Бер көнне мәчет ашханәсендә Азат хәзрәт, христиан приходыннан батюшка һәм мин өчәү чәй артында амәнәтне үтәү турында сөйләштек. Әлхәмделилләһ, ике бүлмәле фатирны сатып акчасын бүлдек. Шул акчага ап-ак чиста бура алдылар, җирдән башлап түбәгә кадәр җиһазлары белән. Аллаһның рәхмәте булсын район һәм шәһәр башлыгы Марсель Зөфәр улы Шәйдуллинга, аның ярдәмчеләренә, төзүчеләргә, матди ярдәм итүчеләргә. Язсаң алар бик күп. Мәчет төзү бик тиз башкарылды. Быелгы Корбан гаетенә мәчетне ачу тантанасы булды. Менә изгелеккә нәтиҗә, изгелек изгелек булып кайта. Бабайлар әйткән: “Ни чәчсәң, шуны урырсың,”

Аллаһы Раббым ил-көннәребезгә иминлек бирсен, тәүфыйксызлыкта йөрүчеләргә тәүфыйк-һидаять насыйп әйләсен. Алдагы гомерләребездә Аллаһ кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып, хәрәм ризыклардан, хөсетлек, тәкәберлекләрдән имин булып, бәхетле, иманлы гомер кичерергә насыйп әйләсен. Әмин.

Әсгать хаҗи Мөхәммәди, Азнакай шәһәре. «Ислам нуры» гәҗите, №22, 27.11.2014

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.