Кәкре Елга авылы мәчете

мечеть Какре ЕлгаКәкре Елга авылында Совет власте елларына кадәр булган чорда — ике мәчет, Кәтем авылында бер мәчет эшләгән. Мәчетләр өчесе дә яхшы агач материалдан булган. Ул мәчетләрдә укымышлы, культуралы Солтангәрәй һәм Сәетбаттал исемле муллалар халыкка хезмәт күрсәткәннәр.

Авылыбызда дин бик кыенлыклар белән булса да сакланып калды, ачыктан-ачык укулар булмаса да, аерым йортларда Җомга намазлары укылды. Ул чорларда Хәлиуллин Хәмзә җитәкче имам булды. Мөрсәлимова Нурҗиһан йортында укыдылар.

Анда укырга йөрүчеләр: Фаттахов Хәбибулла, Фаттахов Хәмәт, Кашапов Миннихан, Галятдинов Кашаф, Шаймиев Самат, Кашапов Моталлап, Алтынбаев Газизҗан, Давлетшин Хәбип, Гыйздатуллин Солтангир.
Йорт хуҗасы вафат булгач, намаз уку Фаттахов Хәмәт йортына күчте. Бу йортта да шактый еллар укыдылар, бу вакытта имам Галятдинов Кашаф булды. Аннан соң Җомга уку Минһаҗева Галимә йортына күчте, йорт та зуррак һәм чиста иде. Ул вакытта имам булып Баянов Әгъләм торды. Җомгага авылның аксакаллары йөрде, Гает намазлары да шул йортларда укылды.
Өлкәннәр кеше йортына йөрергә читенсенгәч, культура йортының бер бүлмәсендә мәчет аычлды, шул ук чорда, Кәкре Елга авыл советының утырышлар залында, дингә өйрәнү укулары оештырылды. Укуга төрле яшьтәге ир-атлар һәм хатын-кызлар йөрде.
1993 елның 26 нчы мартында Кәкре Елга авылының мәдәният йортында мәчет төзүгә багышланган Иман кичәсе булды. Иман кичәсендә авылның яше-карты катнашты һәм мәчетне төзү кирәклеге турында карар кабул ителде. Мәчет төзелешен башлау өчен түбәндәге составта комиссия төзелде:
1. Баянов Хәбип Әгъләм улы
2. Валиев Кәбир Газиз улы
3. Хамидуллин Мөҗәһит Бахтигәрәй улы
4. Гарифуллин Мөдәрис Мияссәр улы
5. Баянов Әгъләм Фатхелбаян улы
6. Мөхитова Сирина Салих кызы
7. Афзалов Сарим Нәҗми улы
8. Ильясов Фазыл Котдус улы
9. Ситдиков Наил Камил улы
- Кәкре Елга авылында мәчет төзергә
- Авылда мәхәллә төзергә
- Мәхәлләнең имамы итеп Баянов Әгъләм Фатхелбаян улын расларга.
Мәчет төзелешен алып бару эше мөтәвәллият утырышы карары белән Вәлиев Кәбир Газиз улына йөкләнә. Мәчет төзү өчен проект эшләү авыл җирлеге башлыгы Афзалов Сәрим Нәҗми улына тапшырыла һәм проектны ул Казанда эшләтә. Мәчетне эшләү өчен Валиев тарафыннан банкта исәп-хисап алып бару өчен счет ачылды. Мәчет төзелеше хакында оешмалар һәм аерым кешеләр белән сөйләшүләр үткәрелде, акчалар шул счетка тупланды. Бу эштә “Марс” колхозы акчалата һәм үзендә булган материаллар белән ярдәм иттте. Район башлыгы А.Г.Исхаков төзелешне үзенең игътибарында тотты һәм беренче кирпичне үзе салды, акча табуда ярдәм итте.
2002 елның 2 нче мартында Кәкре Елга авылында яңа мәчет ачыла. Баянов Әгъләм зур яшьтә булуын һәм авыру сәбәпле имамлык эшен башкара алмавы турында белдерә. Мәчетнең имамы итеп Вәлиев Кәбир сайлана. Кәбир хәзрәт 2010 елның 10 январенә кадәр мәчетнең имамы вазыйфасын башкара. Үзенең соравы һәм сәламәтлеге начарлану сәбәпле имамлык эшен Минхаҗев Фәһим Агъләметдин улына тапшыра. Бүгенге көндә Кәкре Елга авылы имамы Фәһим хәзрәт.
Автор: Минһаҗев Ф.А. 2014 ел 1 февраль

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.