Корбан бәйрәменә багышланган имамнар очрашуы узды

view_1709767_17300077 снетябрь көнне Азнакай шәһәренең үзәк мәчетендә район имамнары җыелышы булып узды. Җыелыш Корбан бәйрәменә бәйләнешле мәсәләләргә багышланганды. Имамнар алдында Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Нәҗәт Нәгыймов чыгыш ясады, имам-мөхтәсиб Азат хәзрәт Талибуллин Татарстан мөфтие Камил Самигуллинның бәйрәм котлавын укып китте һәм казsйлар шурасының карары белән таныштырды.
Бу елны Корбан бәйрәме 12 сентябрьгә туры килә, гает намазы районның барлык авылларында һәм Азнакай шәһәренең 3 мәчетендә  иртәнге сәгать 5.30 укылачак. Корбан чалулар бәйрәм намазыннан соң махсус урыннарда башкарыла һәм 3 көн дәвам итә. Азнакай шәһәрендә корбан чалу өчен махсус урын Ак мәчет янында билгеләнгән. Корбан сатып алырга теләүчеләр өчен 12 сентябрь көнне иртән Ак мәчет янында маллар сату оештырыла.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.