Корбан бәйрәме мөбәрәк булсын!

50260-INNERRESIZED600-700-646 Мөхтәрәм дин кардәшләр, хөрмәтле азнакайлылар!
Барлык мөселманнар өчен дә олуг бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаетенә җиттек.
Корбан гаете, Ислам динендәге башка бәйрәмнәр кебек үк, күркәм эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне һәм гөнаһларыбызны ярлыкауны гәүдәләндерә. Әлеге олуг бәйрәмне барча мөселманнар түземсезлек белән көтеп алалар.

Корбан гарәпчәдән «якынаю”, «якын булу” дип тәрҗемә ителә.
Әлеге бәйрәм бигрәк тә авыруларга, бәла-казаларга юлыккан мөселман кардәшләребезгә, олы буын вәкилләренә, ятимнәр һәм мохтаҗларга битараф калмаска, аларга игътибар илә ихтирам күрсәтергә чакыра.
Тормышта, матди байлыктан бигрәк, якыннарыңның, туганнарыңның игътибары һәм җылы мөгаммәләсе күпкә кыйммәтрәк булуын искәртә.
Корбан чалу — кешеләр өчен Аллаһ тарафыннан билгеләнгән, пәйгамбәрләр кылган вә безгә кушып калдырылган изге гыйбадәтләрнең берсе. Корбан чалу — малы, мөмкинлеге, хәле булганнарга изге эш, ваҗиб гамәлдер.
Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә ил-көннәребезгә, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә исәнлек-саулык, күңелләребезгә эдәп тәүфыйк-һидаять биреп, һәркайсыбызга хәерле һәм бәрәкәтле тормышлар насыйп итсен. Корбан бәйрәме көннәрендә ихлас күңелдән изге гамәл- гыйбадәтләр кылып, корбаннарыбызны чалып Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез рәхмәтләренә барчабызга да ирешергә насыйп булсын
Шушы гаять кадерле көннәрдә ата-бабаларыбызның, якыннарыбызның каберләрен зиярат кылырга, туганнарыбызның, фәкыйрь вә мохтаҗларның, күршеләребезнең күңелләрен күрергә, бүләкләр биреп, иң тәмле нигъмәтләребез белән сыйлап, йөзләрен шатландырырга ашыгыйк!

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.