Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин: «Кешегә җен керми дә, чыкмый да, ул безнең эчебездә тумыштан бар»

затмениеҖенләнү турында бик күп сүзләр йөри һәм һәр кеше аны үзенчә аңлата. Шәхсән мин ул сүзләрнең күбесен буш һәм ялгыш күзаллаулар дип саныйм. Соңгы елларда кешедән җен чыгару модасы барлыкка килде. Христиан динендә булган поплар, кайбер муллалар һәм өшкерү белән шөгыльләнүче кешеләр, имештер, кешенең эченә кереп оялаган шайтанны чыгаралар. Асылда, бу бик дөрес эш түгел. Чынбарлыкта кешегә җен керми дә, чыкмый да, ул безнең эчебездә тумыштан бар. Нәкъ сул кулыбыз кебек. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам хатыны Гайшә белән ашап-эчеп утырганда, Гайшә анабыз, сул кулы белән сузылып, өстәлдән нәрсәдер алмакчы була. Шул вакыт Пәйгамбәребез галәйһиссәлам:
– Шайтан кулын сузды, – дип әйтә.
Хатыны Гайшә, гаҗәпләнеп:
– Ничек инде, минем эчемдә шайтан бармы? – дип сорый.
Пәйгамбәребез галәйһиссәлам:
– Һәрбер кешенең эчендә шайтан бар, – дип әйтә.
Шуннан соң Гайшә янә Пәйгамбәребез галәйһиссәламнән:
– Синдә дә шайтан бармы? – дип сорый.
– Әйе, ләкин минем шайтаным миңа буйсынды, – дип җавап кайтара аңа Пәйгамбәребез.
Башка бер хәдисендә ул: «Һәрбер кешедә фәрештәдән һәм шайтаннан да өлеш бар. Шулай булгач, күңелегезгә яхшы фикер килсә, белегез, ул – фәрештәдән. Аның өчен Аллаһка шөкрана кылыгыз. Әгәр дә начар уй килсә, ул – шайтаннан. Аңардан исә Аллаһка сыгыныгыз», – дип аңлатма биргән. Әйе, чыннан да, кешенең эчендә тумыштан булган шайтанының азып китүе бар. Тәҗрибәсез һәм белемсез кешеләр аны шайтан кергән дигән булып ялгышалар. Кабатлап әйтәм, ул керми, ул азып, көчәеп китәргә генә мөмкин. Гади генә әйткәндә, берәүләр шайтаннарын буйсындыралар, икенчеләр эчләрендә булган шайтаннарын аздырып, аңа буйсынып яши башлыйлар. Нәкъ менә шушы халәтне кайберәүләр шайтан кергән дип ялгышалар. Мин ул халәтне җенләнү дип әйтер идем. Югарыда аңлаткан фикерне киңрәк ачыклар өчен тагын бер гади мисал. Дәү әти булган кеше оныгын итәгенә утырта һәм:
– Улым, сиңа бер нәрсә әйтәм, шуны беркайчан да исеңнән чыгарма: һәрбер кешенең эчендә ак, ягъни яхшы һәм кара, ягъни начар бүре бар, алар үзара кыйнашалар, көрәшәләр, – ди.
Оныгы:
– Дәү әтием, ахыргы чиктә ул бүреләрнең кайсысы җиңә соң, агымы яки карасымы? – дип сорый.
– Кайсын ашатсаң – шунысы җиңә, – дип җавап кайтара ак сакаллы хикмәтле карт.
Әйе, табибларның әйтүе буенча, кешедә барлык­ка килгән авыруларның барысы да кеше организмында бар, кешенең иммунитеты беткәч, алар азып китәләр һәм кеше билгеле бер авыру белән хасталана. Шуның мисалында шайтан һәркемдә дә бар һәм адәм баласының рухы, иммунитеты юкка чыкканда яки зәгыйфьләнгәндә, кеше җенләнә, шайтанының идарәсе астына эләгеп чирли башлый. Шуңа күрә җенләнергә теләмәгән яки җенләнгән кеше шайтанын ашатып тукландырудан тыелырга тиеш.
Кешене җенләндергән сәбәпләрне аңлатып китү урынлы булыр дип саныйм.
Гөнаһлар эшләү. Белә торып, гөнаһлар эшләү шулай ук кешенең шайтанын үстерә, үрчетә, бигрәк тә аракы эчү, урлау, нахакка кешене рәнҗетү, сихер белән шөгыльләнү һәм башкалар.
Тәкәбберлек, хөсетлек, усаллык, дошманлык, икейөзле булу. Әлеге сыйфатлар барысы да җенләнүнең бер сәбәбе булырга мөмкин. Бигрәк тә тәкәбберлек – шайтанның иң яраткан сыйфаты. Башка төрле әйткәндә, иң яратып туклана торган ризыгы. Әгәр дә бер кеше, үзен башкалардан өстенрәк куеп, үзеннән түбәнрәк булган кешеләрне күңеле белән, сүзе һәм хәрәкәтләре белән кимсетә икән, димәк, ул үзенең шайтанына көч бирә, аны ашата-эчертә, үрчетә дигән сүз. Хәтта диндә булган, күп еллар буе намаз укыган кешеләрнең җенләнүләрен күреп шаккатам. Намазда, догада булган кешенең җенләнүе, чыннан да, бик гаҗәп. Ни өчен диндә булган хәлдә бу кешеләр җенләнәләр?! Чөнки алар үзләрен изге итеп, дөрес юлда дип санап, диндә булмаган яки башка диндә булган кешеләрне мәсхәрә итеп, кяферләр, имансызлар, монафыйклар, бидгатьчеләр, мөшрикләр дип, башка кешеләргә төрле кушаматлар биреп, үзләрен күтәрәләр. Шул рәвешле тәкәбберлек сыйфатын үзләрендә үрчетеп, шайтаннарын үстерәләр. Кешенең эчендә булган шайтаны бик мәкерле бит, кирәк булганда, дин ф
икерен кулланып та, үзенә көч җыя ала. Шуңа күрә дин юлында булган кешеләр моңа игътибар итсәләр иде. Тәкәбберлек, усаллык белән дин тоту кешенең шайтанын үрчетүдән башка бернәрсә дә бирми, нәтиҗәдә андый кешеләр җенләнәләр. Шуңа күрә намаз укучы шайтан булып йөрмәсәк иде. Аллаһны сөйгән барлык кешеләр өчен бәхет теләп, кешеләрне аермыйча, бүлмичә, кимсетмичә яшәгән кешенең җенләнүе һич кенә дә мөмкин түгел, шуны аңласак иде. Тәкәбберләнеп, усаллык белән җенләнгән кеше йөрәген үзгәртмәсә, күпме генә Коръән укып, ураза тотып, үзен өшкертеп йөрсә дә, аңа бернинди файда булмаячак.
Рәнҗеш. Белә торып кешеләрне, хайваннарны рәнҗетү кешене җенләндерә. Ул кешеләрнең тормышларында бәрәкәтләре бетә, юллары киртәләнә. Өстендә рәнҗеше булган кешеләр үзләрен аеруча догалар укыганда һәм догадан соң да бик начар хис итәләр. Бу кешеләргә рәнҗешне өсләреннән төшерергә кирәк. Чын күңелдән тәүбәгә килеп, күп эчкерсез изгелекләр эшләргә кирәк.
Сихергә тап булу. Сихерләнгән кеше дә кайбер очракларда җенләнә. Чөнки, асылда, күз тию һәм кешегә сихер эшләү кешенең эчендә булган шайтанына ризык бирү кебек.
Дөньяны артык ярату. Дөньяда булган әйберләргә бик нык бәйләнү, аның өчен артык кайгыру, хәсрәтләнүләр кешене җенләнүгә алып килә.
Җенләнүгә охшаш очракларны да атап китә алам. Акылга зәгыйфь кешеләрне җен кергән, җенләнгән дип өшкертеп йөрүчеләрне бик еш күрергә туры килә. Акылыннан язган һәрбер кешене җенләнүчеләр төркеменә кертү бик зур ялгышлык. Чөнки җенләнү чиренә охшаган, акылга зәгыйфь бик күп кешеләр дә бар. Аларны дога белән генә дәвалап булмый. Акылга зәгыйфьлек кайбер кешеләрдә тумыштан була. Икенчеләрнең бик күп уйланып кайгырудан яки берәр авариядә башы белән каты бәрелгәннән соң барлыкка килә. Әлеге кешеләрне табиблар дару белән дәваларга тиеш. Ләкин күп очракта андыйларны бернинди дару белән дә дәвалап булмый торган була. Шулай булганда, бу Аллаһның бер сынавы дип әйтсәк тә, хата булмас.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.