Мәсгут авылы мәчете

мясагутМәллә елгасы буенда урнашкан Мәсгут авылында халык күп яшәгән,  инеш авылны түбән очка һәм югары очка бүлгән. Халык күп булу сәбәпле 2 мәхәллә оешып, анда 2 мәчет гөрләп эшләп торган. Бер мәчет хәзерге мәктәп кырыендарак булса, икенчесе — бабайлар элек үзләре сайлап алган урында, бүгенге көндә эшләп торучы мәчет урынында булган. Авылыбызда яшәүче өлкән яшьтәге ир-атларның сөйләве буенча, мәчетләрдә Рәкәев Абдулла, Шәймардан, Мөхәммәтша һәм Фәхерислам муллалар үз вазыйфаларын башкарып килгәннәр. Вакытлар узу белән авылыбызның матур табигате дә, кешеләре дә үзгәрә. Илебез тормышында катлаулы чор башлана. Үзгәрешләр җиле Мәсгут авылын да читләтеп узмый. Дин өлкәсендә катгый тыюлар мәчетләрнең эшчәнлеген туктата. 1937-1938 елларда мәчетләрнең манаралары киселә. Әмма картлар җомга намазларын авлдашларының өйләренә җыелып укыларын дәвам итәләр. Еллар уза тора… 70 елдан соң яңарыш чоры башлана. Мәчетләр төзергә, анда дин эшләрен алып барырга рөхсәт ителә башлый. Шушы мөмкинлектән файдаланып, авылыбыз аксакаллары Садыйков Шакир, Хафизов Кәшиф, Гомәров Шагали, Мөхәммәтшин Закуан, Сабирҗанов Салихҗан, Әгмәлов Мөхтәр, Әхмәтшин Җәмил, Шәмгунов Шәйхразый, Мәхмүтов Газизулла, Авзалов Шәмсетдиннар җыелышып, авылыбызда мәчет салу турында киңәшәләр. Мәчет салырга рөхсәт алуда колхоз рәисе һәм авыл советы башлыгы ярдәм итәләр, проект төзергә булышалар. 1993 елны мәчетнең стенасы күтәрелә. Авыл халкының һәм җитәкчеләрнең актив катнашы белән төзелә мәчетебез. 1997 елның 6 июнендә, Сабан туе алдыннан, Мәсгут авылы мәчете ачыла. Яңа мәчетнең беренче имамы итеп Айнур Гарифуллин сайланыла. 1998 елдан Хафизов Кәшиф имам була. 2001 елндан бүгенге көнгә кадәр Шагиев Кәбир  имам-хатыйп вазифаларын башкара. Бүгенге көндә мәчет матур гына эшләп килә, Җомга һәм бәйрәм намазларына бик күп мөселман кардәшләребез җыела, балаларга һәм өлкәннәргә дәресләр бирелә. Укучы шәкертләр район күләмендә үткәрелгән Коръән уку конкурсларында, викториналарда катнашалар һәм призлы урыннар яулыйлар. Аллаһ йорты халкыбызны дингә, әдәпле булырга өндәп тора. Автор: Айсылу Мәхмүтова

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.