Ак мәчеттә Мәүлид кичәсе узды

20141223_0947242014 елның 23 декабрендә мөселман календаре буенча өченче ай – рәбигыләүвәл ае башланды. Аны халыкта Мәүлид ае дип йөртәләр.

Сөекле Пәйгамбәребезнең туган көне Рәбигыләүвәл аеның 12 нче көненә туры килә. Рабигыләүвәл аенда мәчетләрдә Пәйгамбәребез турында вәгазьләр укыла, мөселманнар өйләрендә мәҗлесләр үткәрәләр, мохтаҗларга ярдәм итәләр, сәдакалар өләшәләр.
Мәүлид ае керү белән Азнакай мөселманнары бу истәлекле вакыйганы бик хөрмәтләп искә алдылар.
23 декабрь көнне Ак мәчетнең ашханәсендә иллеләп кардәшебез катнашында бик матур Мәүлид кичәсе үткәрелде.
Кичәне оештыручы Сөмбел абыстай Шакирова әлеге мәҗелескә мәчеттә озак еллар хезмәт иткән мөгаллимнәрне, төрле елларда укыган шәкертләрне чакырган иде.

Тантананы Азат хәзрәт Талибуллин бик матур итеп Коръән укып, дога кылып башлап җибәрде.
Сөмбел абыстай үз сүзендә Мөхәммәт пәйгамбәребезнең (с.г.в)сыйфатларын, аның башка пәйгамбәрләрдән өстенлекле якларын аңлатты. Шулай ук пәйгамбәребезнең тормышыннан мисаллар китереп аның ни дәрәҗәдә юмарт, югары әхлаклы, барлык кешелек дөньясы өчен үрнәк булуы хакында да сөйләнелде.
Мәүлет кичәсе бик матур итеп моңлы һәм тирән мәгнәле мөнәҗәтләр белән үрелеп барды.
Соңыннан килгән кунаклар мул табын артында бәйрәм ризыкларын авыз итеп, мәҗелесне дәвам иттеләр.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.