80 нче елларда Азнакай мәчетен төзүдә беренче адымнар

Белүебезчә 1917 ел революциясеннән соң динне тыялар, ләкин халык кача-поса булса да үз динен тотарга тырыша.

Аллаһның мәрхәмәте белән, 1980 нче елларда халыкта тагын динне кайтару теләге җанланыш ала. Әлеге Тарих  рубрикасында без сезгә Азнакайда кайчан һәм ничек мәчетләр төзелә башлаган, кемнәр имам һәм мөгаллим булган, шул хакта җиткерергә тырышырбыз.

Бүгенге язмабызда Шакиров Булат истәлекләрен бәян итәрбез.

беренче мәчет бинасы

1980 нче елларда Азнакай шәһәрендә ике гыйбәдәт йорты бар иде. Беренче мәхәллә Фәрит абыйның йортында , икенче мәхәллә Шакирҗан абыйның йортында, Советская урамында урнашкан иде.
1986 нчы елда мин, Шакиров Булат Әнәс улы, һәр җомга Фәрит абый мәхәлләсенә бара идем.
Һәр җомга көн мөэмин-мөселманнар мәхәлләгә килеп җомга намазы һәм башка йолаларны үтиләр иде. Фәрит абый мәхәлләсендә имам-хатыйб вазифасын Миннегали хәзрәт башкара иде. Шакирҗан абыйның мәхәлләсен Хаҗимөхәммәд хәзрәт җитәкли иде.

80 нече елларда шулай дәвам итте, ике мәхәллә якын-тирәдә яшәүче мөселманнарның йортларында дини йолалар, исем кушу, никах, җәназа башкара иделәр.

Әйтергә кирәк, мин яшь мөкътәди идем, мине һәрвакыт тәҗрибәлерәк мөселманнар өйрәтә иделәр. Мәхәлләгә йөрүем һәм дин, миңа бик каты авыруымнан соң, сихәтләнергә нык ярдәм иттеләр. Һәрбер мәхәлләгә даими егермегә якын мөэмин мөселманнар йөриләр иде. Ике ел дәвамында мөэмин- мөселманнар белән аралашу нәтиҗәсендә, миңа Азнакайда мәчет төзергә кирәк дигән фикере килде. Бу фикерем белән мин Фәрит абый мәхәлләсенә йәрүче мөэмин мөселманнар белән уртаклаштым. Әммә ләкин, Миннегали хәзрәт һәм башка мөселманнар минем фикеремне хупамадылар. Алар: “Совет власте Азнакай шәһәрендә мәчет төзергә рөхсәт бирмәс”,- диделәр. Мондый кискен җаваптан соң да, мин фикеремне үзгәртмәдем.

Минем төп максатым, мәчет төзү белән ислам кыйммәтләрен ничек булса да, Азнакайда яшәүче мөселманнарга ныграк җиткерү иде. Кешеләр, мәчеткә йөрү урынына, мөселманнарга тиешле шартлар тудырылмаган, мәхәлләгә йөри иделәр, мәчет булса йөрүчеләр саны да күпкә артыгырак булыр иде.
Мәчет төзү фикере белән мин Шакирҗан абыйның мәхәлләсенә мөрәҗәгать иттем. Анда, минем бәхетемә, Азнакайда мәчет төзү фикеренә уңай карадылар. Бигрәк тә имам-хатыйб Хаҗимөхәммәд хәзрәт һәм мөкътәди Бакиров Хабибулла, хупладылар. Азнакайда мәчет төзүгә беренче адымлар ясауга үзләренең ризалыкларын бирделәр.
Шул ук вакытта, Бакиров Хабибулла мине үзенең килене Бакирова Нурзидә белән таныштырды, ул бик иманлы кеше иде, һәм ул да Азнакайның бөтен мөэмин-мөселманнары бер җирдә җыелуын тели иде. Башкача әйтсәк, ул да Азнакайда мәчет төзергә тели иде.
Без таныш-белешләрдән Уфа шәһәрендә урнашкан Мөселманнарының Диния Нәзарәтенең адресын белдек. Мин мөэмин-мөселманнар исеменнән Мөселманнарының Диния Нәзарәтенең җитәкчесе Тәлгәть Тәҗетдингә хат яздым. Хатта мин Азнакай мөселманнары мәчет төзергә теләүләрен аңлаттым, һәм бу мәсьәләне хәл итү өчен безгә өстәмә мәгълүмәт бирүен сорап үзенә чакыруын үтендем.
Безнең хатка җавап 1987 нче елның җәендә килде. Мөфти Тәлгәть Тәҗетдин безне 1987 нче елның 26 июлендә әңгәмәгә чакырды. Хат гәрәп хәрефе белән язылган иде Мөфти Тәлгәть Тәҗетдин тарафыннан имзаланган һәм мөхерләнгән иде.
Мин барлык кызыксынучы мөселманнарга мөфтидән килгән хат турында сөйләдем һәм мөфти Тәлгәть Тәҗетдин янына Уфага: Хаҗимөхәммәд хәзрәт , Бакиров Хабибулла, Бакирова Нурзидә һәм мин барабыз дигән карарга килдек. Юлга чыгарга әзерләнеп мин мөселманнар акчасына Бөгелмә-Уфа поездына билетлар алдым һәм 1987 нче елның 25 нче июлендә без Уфа шәһәренә юлга чыктык.
Билгеләнгән көнне 26 нчы июльдә иртән без Уфа шәһәрендә СССР Мөселманнарының Диния Нәзарәтенең бинасы янында идек. Безне Диния Нәзарәте хезмәткәрләре каршы алып кунакхәнәдә урнаштырдылар, 26 июль көнне төшке аштан соң сәгәть 14:00 безне мөфти Тәлгәть Тәҗетдин үзенең бүлмәсендә кабул итте. Сәлам бирешкәннән соң мөфти мәчет төзү кагыйдәләрен аңлата башлады.
Мин игътибар белән мөфтинең бөтен сүзләрен язып бардым, әңгәмәдән соң Тәлгәть Тәҗетдин безгә Диния Нәзарәтендә 3 көнгә кунак булып калырга тәкъдим итте. Аннан соң без мөфти белән кичке аш ашадык, кунарга калдык. Икенче көнгә әңгәмә дәвам итте һәм мин тагын игътибар белән мөфти сөйләгән барча мәгълүматны язып куйдым. Азнакайда мәчет төзи башлау өчен безгә мөфти түбәндәгеләрне аңлатты:
Беренчедән: мәчет төзергә теләгән егерме мөэмин-мөселманнын имзаларын җыеп алырга кирәк. Икенчедән: шушы җыелган имзаларны Мәскәү шәһәренә Управление по делам религий при Совете Министров СССР га җибәрергә кирәк.
Мөфти белән сөйләшкәннән соң без Азнакайга юл тоттык.
Берникадәр вакыттан соң, без мөэмин-мөселманнарның имзаларын җыярга керештек. Бу бик гади эш булып чыкмады. Совет власте үзләрен дини карашлары өчен эзәрлекләр дип куркып Мәхәлләгә йөрүчеләр, мәчет төзүне сорап имза куюдан катгый рәвештә баш тарттылар. Ләкин без аларга моның куркынычсыз икәнен исбатлап, нихаят кирәкле күләмдә имзаларны җыйдык.
Мәскәүгә хат язып җибәрелде һәм уңай җавап алдынды.
Дәвам итеп без шәһәр масштабында кирәкле адымнарны ясап, төзелеш башланып китте.
Шакиров Булат

делегация 1987 года

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.